Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Әлки районы: “Хузангай”да сугару эшләре башланды

​​​​​​​“Хузангай” җәмгыятендә сугару агрегатларын эшләтә башладылар.

 

Май быел гадәттәгедән эссерәк килде. Әлегә яңгырлар да күренми. Мондый вакытта авыл хуҗалыгында сугару эшләренең мөһимлеге тагын да арта.

“Хузангай”да 2055 гектар мәйданда үсемлекләр ясалма су сиптерү алымы белән игеләчәк. Сугару эшләре өчен җәмгыять территориясендә ике зур буа булдырылды. Аларны Әлки ПМК “Мелиорация” төзеп файдалануга тапшырган иде. Ике буада да зур су запасы тупланган. Хәзер агрегатлар ярдәмендә люцерна үләне басулары һәм соя кырлары сугарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев