Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: “Көньяк-көнчыгыш Әлки” филиалында урып-җыю эшләренең темпы көннән-көн арта. ФОТО

“Кызыл Шәрык- Агро” жәмгыятенең “Көньяк-көнчыгыш Әлки” филиалында урып-җыю эшләренең темпы көннән-көн арта.

 Уракка бары өч комбайн белән төшкән филиалда бүген инде игеннәрне суктыруда алты комбайн эшли. 
 
И г ъ т и б а р иткәнсездер, әлеге фи¬лиалда һәр эш, хезмәт зур оешканлык белән алып барыла. Биредә сүлпәнлекне һич күрмәссең. Ә урак өсте кебек еллык тырыш¬лыкка имтихан тоткан җитди чорда биредә ае¬руча җаваплылык тоеп оештыралар эшне. 
Соңгы көннәрдә филиал комбайн¬чылары Карамалы авылына орынып диярлек торган басу¬ларда көзге бодайның уңышын җыю белән мәшгуль булды. Без барып төшкәндә бу кырда өч комбайн теземнәрне суктыру белән шөгыльләнә иде. Филиалның баш агро¬номы Радик Бильда¬нов эш барышыннан канәгать. 
– Ф ә н и с М ө х ә м м ә т ш и н н ы ң комбайны бераз ва¬тылган иде, белгечләр килеп төзәттеләр, хәзер инде ул да эшкә кушылачак. Алдын¬гы комбайнчыбыз Иван Калмыковны да көтәбез. Аның “Нью Холланд”ына запас частьләр булмый тор¬ды, инде алар табыл¬ды, бу арада комбайн эшкә керешәчәк. Евге¬ний Арнаков та бүген- иртәгә комбайнын ясап бетерә,–диде ул. 
Инде каршыбы¬здагы кырга әйләнеп кайтыйк. Биредә Чуаш Кичүе егете Вячеслав Ямуков, Әхмәттән Ленар Хәйруллин, Югары Кәчидән Ви¬талий Антонов бо¬дай теземнәрен суктыра. Басу бик чиста, бөртекләр яхшы кипкән. Дым¬лылык 12 процент тәшкил итә. Бодайның җилемсәсе дә юга¬ры – 24-25 берәмлек икән. Басуның у ң д ы р ы ш л ы л ы г ы уртача 27 центнер тәшкил итә. 
Суктырып алын¬ган бөртекне Базарлы Матактагы элеватор¬га ташыйлар. Әйе, ара шактый ерак, шулай да комбайннарның тулы бункер белән ба¬сып тору очраклары юк диярлек – аларның һәркайсына хезмәт күрсәтеп өлгерерлек кадәр йөк машинасы беркетелгән. 
Читтәрәк басып то¬ручы шоферлар белән дә сөйләшеп алдык. Мөнир Таҗиев, Рөстәм Гайфуллин, Илгизәр Шәрапов Әхмәт авы¬лы егетләре. Шәхси “КамАЗ”лары белән һәр елны филиалга ярдәмгә килә алар. Башта сенаж салуда җшләгәннәр, хәзер әнә уңыш язмышын хәл итүдә хезмәт куялар.
Дөрес, эшләгәннәре өчен алар белән исәп- хисап ясау бераз тоткарлана. Монда инде “Кызыл Шәрык- Агро” басуларын¬нан җыеп алынган икмәкнең, терлекче¬лек комплексларында җитештерелгән сөтнең бәяләре түбән булу да сәбәпчедер. Әмма шо¬ферлар аңлыйлар: кызу эш чорында мөмкин булганча күбрәк эшләп калырга кирәк. Шуңа тырышалар. Алар белән бергә Чуаш Кичүеннән Мәкъсүм Вәлиев һәм Түбән Әлкидән Рәшит Сафин да эшли. 
Шоферлар хезмәте турында сүз чыккач, Борискино отряды җитәкчесе Фәргать Әхмәтҗанов болай диде: 
–Комбайннар саны арту белән алар янына тагын 3-4 йөк маши¬насы өстәргә дип тора¬быз. Бункерлары тул¬ган комбайннарны тик кенә бастырып тору ярамый бит. 
Урып-җыю эшлә- ренең ничек оештыры¬луын карап йөргәндә яныбызга берничә минутка филиал җитәкчесе Искәндәр Хәйруллин да килеп китте. Ул комбайн¬нар өчен кайбер запас частьләр калдырды. Быелгы урак барышы турында сорашып өлгердем үзеннән. 
–Урып-җыю эш- ыләренә авырлык белән керештек, чөнки, әллә кайчан заявкалар биргән булсак та, күп комбайннарга запас детальләр кайтмый торды. Бу эш әкренләп җайлана, шөкер. К о м б а й н н а р н ы ң күпчелеге кырда, кал¬ганнарын ремонтлау төгәлләнеп килә,–диде ул. 
Филиалда булган комбайннарга яңа ме¬ханизаторлар утыр¬ган. Ленар Хәйруллин шуларның берсе. “Акрос” комбайнын¬да эшли башлагач та, аның компьютерын гомер өйрәнеп бетә ал¬мам дип баш тартмак¬чы булган. Хәзер исә: 
–Бөтен мәгълүмат экранга чыгары¬ла, эшләү бик җайлы икән бит. Соңгы тап¬кыр “Нива”да эшләгән идем, “Акрос”ны аның белән чагыштырырлык түгел, билгеле,–ди. 
Чит ил к о м б а й н н а р ы н ы ң төрлесендә эшләп ка¬раган Югары Кәчи еге¬те Виталий Антонов: 
– Без бит янәшә то¬рып эшлибез. Ярдәм кирәк булганда бер- беребезгә булышабыз. Бу комбайннар меха¬низаторны кайгыртып ясалган. Әнә карагыз, киемнәремдә тузан бөртеге дә юк. Элек к о м б а й н ч ы л а р н ы ң нинди шартлар¬да эшләгәнен хәтерлисездер, өс- башы гына түгел, үзе дә баш-аяк тузанга чума иде,–дип елмая. 
Филиалның 1779 гектар җирендә көзге бодай чәчелгән бул¬ган, аның 1000 гек¬тардан артыгы сук¬тырып алынган инде. Калганын җыеп алгач арыш урагына төшәргә исәплиләр. Тагын 313 гектар арпа, 668 гек¬тар рапс, 122 гектар соя … Кыскасы, биредә бөртеклеләр урагы чынлап торып башла¬нып кына килә әле. Иң мөһиме – аны озакка сузмыйсы иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев