Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: коронавирус белән чирләүчеләр арасында балалар да бар

​​​​​​​Коронавирус инфекциясе үзгәреп тора, кешеләр өчен тагын да зәһәррәк була бара. Медицина хезмәткәрләре аның балалар өчен дә куркыныч булуы хакында чаң суга башладылар.

Узган ел балалар коронавирус йоктырса да, аны җиңел формада, хәтта үзләре дә сизми калырлык дәрәҗәдә генә уздырып җибәрәләр иде. Хәзер инде балалар да, олылар кебек үк, чирне гаять авыр кичерәләр.

Баш табиб Светлана Одушкина әйтүенчә, бүген район үзәк хастаханәсенең йогышлы чирләр бүлегендә алты кеше дәвалана, шуларның икесе балалар.

Ә гомумән алганда районда ковидка каршы вакцина ясату дәрәҗәсе югары булуның уңай нәтиҗәсе күренә. Бездә күбесенчә прививка ясатмаучылар чирли. Бүгенгә 57 әлкиленең ковид йоктырып авырганы рәсми рәвештә теркәлгән. Алар барысы да прививка ясатмаган кешеләр.

Светлана Одушкина йөкле хатын-кызлар арасында үпкә ялкынсынуы белән чирләүчеләрнең күп булуын әйтә. Болар шулай ук прививка ясатуны кичереп торган контингент.

Бюджет оешма-учреждениеләрендә хезмәт куючылар башлыча прививка кадатканнар. Авыл хуҗалыгында эшләүчеләр арасында вакциналану дәрәҗәсе түбәнрәк әле. Әйтик, узган атна дәвамында “Кызыл Шәрык” агрохолдингында хезмәт куючы райондашларыбызның бары унысы, “Хузангай”да сигез кеше генә әлеге процедураны үткән.

Өлкән яшьтәгеләргә вакцина ясату буенча Чуаш Борнае, Чиябаш авыл җирлекләрендә эш яхшы оештырылган. Аларда пенсионерларның 80 процентка якыны үзләрен яман чирдән саклап укол кадаткан. Ә менә Карга, Чуаш Кичүе җирлекләрендә бу эш аксый әле. Аларда өлкән яшьтәгеләрнең 32-36 проценты гана вакциналанган.

Район үзәк хастаханәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенгә бездә 6972 кеше коронавирустан прививка ясаткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев