Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Лев Миндрюковны соңгы юлга озаттылар

Кичә, 6 ноябрьдә, Базарлы Матакта яшәгән Бөек Ватан сугышы ветераны Лев Яковлевич Миндрюковны соңгы юлга озаттылар.

Лев Миндрюковның 5 ноябрь көнне йорәге тибубән туктый. Район башлыгы Александр Никошин мәрхумнең хатыны Надежда Сергеевнаның, балалары, туганнарының тирән кайгыларын уртаклашты. 
   Ветеранны соңгы юлга озату мәртәбәле итеп оештырылды. Хушлашуда район җитәкчеләре, Әфганистанда hәм башка сугышчан конфликтларда катнашучы егетләр, туганнары, аны белгәннәр катнашты.
   Район узәгендәге Җиңу мәйданында Лев Миндрюков белән хушлашу митингы булды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов, хәрби комиссар Виктор Лаврентьев ветеранның олыгайган көндә дә актив тормыш алып баруын, яшьләрне патриотик рухта тәрбияләудә олы эшләр алып баруын билгеләп уттеләр.
   Лев Миндрюков Базарлы Матак зиярәтендә җирләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев