Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы мәдәният йортында комсомолның 100 еллыгына багышланган очрашу булды. ФОТО

29 октябрьдә район мәдәният йортында ВЛКСМның 100 еллыгы уңаеннан комсомол ветераннары белән бик җылы рухлы очрашу узды.

 
Әлеге чарага килгән кунакларны район башлыгы Александр Никошин тәбрикләде. Ул ветераннарыбызга күпьеллык намуслы хезмәтләре, актив тормыш позициясе белән яшәүләре өчен рәхмәт әйтте, комсомол сыман гел яшь булып калуларын теләде. 

 

ФОТОРЕПОРТАЖ


Район ветераннар советы рәисе Ришат Хәлиуллин, Бөек Ватан сугышы ветераны  Лев Миндрюков, хезмәт ветераны Минвәгыйзь Сафин комсомол белән бәйле яшьлек истәлекләрен уртаклаштылар. Мәдәният йорты фойесында урнаштырылган элекке газеталар, фоторәсемнәр дә катнашучыларда зур кызыксыну уятты,  яшьлек хатирәләрен яңартты. “Сударушка” ансамбле башкаруында комсомол, яшьлек турындагы җырлар очрашуны тагын да ямьләндерде. Залдагылар бу җырларны бергәләп тә башкардылар.
Аннан бәйрәм очрашуы Базарлы Матак урта мәктәбендә дәвам итте. 
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев