Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы мәктәпләре һәм һөнәр училищесы Казан ярминкәсендә 40 мең сумлык товар сатты. ФОТО

Үткән шимбә, 13 октябрьдә, районыбыз мәктәпләре һәм Алексеевск агрокөллияте филиалы Казан агропаркында ярминкәдә 40 мең сумга якын товар саттылар. 

 
Безнең мәктәпләр һәм агрокөллият вәкилләре өч сәүдә ноктасыннан сату иттеләр. Халыкны җәлеп итү өчен  чатырлар һәм алар алдындагы мәйдан матурлап бизәлгән иде. Кала халкына сөт, ит, бал, җиләк-җимеш кайнатмалары, бәрәңге, кабак, тозлаган һәм маринадлаган яшелчәләр, дару үләннәре һәм башка авыл нигъмәтләре тәкъдим иттеләр.
Ярминкәдә әлкилеләр 40 мең сумга якын товар саттылар. Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалы (җитәкчесе Фаяз Фәттахов) исә авыл хуҗалыгы товарларының аеруча бай ассортименты өчен республика Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев