Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы мәктәпләрендә  бүген “Соңгы кыңгырау” бәйрәме булды

​​​​​​​Кичә район мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады.

 Юхмачы урта мәктәбе укучыларын һәм укытучыларын бу бәйрәм белән тәбрикләргә район башлыгы Александр Никошин да килде. Бу мәктәпнең 11 сыйныфын быел тугыз укучы, ә тугызынчыны 14 укучы тәмамлый.

 

 

Районда иң эреләрдән булган Юхмачы мәктәбе (биредә 132 укучы белем ала) балаларга төпле һәм сыйфатлы белем бирү буенча да иң көчле мәктәпләр исемлегендә. Аның гасырлык тарихы бар. Бу уку йорты гомер-гомергә педагогика хезмәтенең чын осталары белән дан тота.

Менә инде мәктәп тагын бер чыгарылышын олы тормыш юлына озатырга җыена. Шул уңайдан оештырылган “Соңгы кыңгырау” бәйрәме биредә аерым бер җылылык, ихласлык һәм тантана шартларында үтте.

Бәйрәмне алып баручы укытучылар Елизавета Чулкова, Зөлфия Гыймадиева мәктәп түренә иң элек чыгарылыш сыйныфлары укучыларын чакырдылар. Унберенчеләрнең сыйныф җитәкчесе – тәҗрибәле педагог, күп кенә яшь укытучыларның остазы Асия Сафина. Тугызынчылар белән исә тел белгече, зур хөрмәткә ия Нурия Гыйләҗева җитәкчелек итә.

 

ФОТОРЕПОРТАЖ

 

Тантанага килгән һәркемне район башлыгы Александр Никошин котлады.

–Мин бүген каршыбызда басып торучы чыгарылыш сыйныфлар укучыларына мөрәҗәгать итәм. Сез туган ягыгызны, белем биргән мәктәбегезне беркайчан онытмагыз. Тирән белем алып, һөнәрләр үзләштереп янә районыбызга кайтыгыз. Районда бүген укытучылар, табиблар, авыл хуҗалыгы белгечләре бик кирәк. Яшь кадрларны без эш һәм яшәү шартлары тудырып каршы алырбыз. Ә  чыгарылыш имтиханнарында һәркайсыгызга уңышлар насыйп булсын!

Аннан Александр Никошин мәгариф өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәтләре өчен Нурия Гыйләҗевага һәм Зинаида Мироновага Мактау грамоталары тапшырды.

Юхмачы мәктәбе белән  озак еллар җитәкчелек итүче Петр Чулков, бу тантанада катнаша алмавы сәбәпле, балаларга һәм педагогларга котлау телеграммасы юллаган. Аны директор урынбасары  Светлана Букарцева яңгыратты.

–Бүген моңсу да, сөенечле дә бәйрәм. Ә мәктәпне тәмамлаучы егет һәм кызларыбызга алдагы тормышларында бары бәхет телим,–дип тә өстәде ул.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Артем Савинов та укучыларга ихлас теләкләрен юллады.

–Район мәктәпләре һәр елны яңара, төпле, күпкырлы белем алу өчен шартлар, уңайлыклар арта. Бүген мәктәп белән саубуллашучы чыгарылыш укучылары бердәм дәүләт имтиханнарында мөмкин кадәр күбрәк баллар җыйсыннар, үзләре теләгән уку йортларына керә алсыннар иде, диде ул.

“Соңгы кыңгырау” тантанасы барлык укучыларның, бигрәк тә чыгарылыш сыйныфларының хәтеренә сеңеп калырлык эчтәлекле, үзенчәлекле итеп оештырылган иде. Чыгарылыш укучылары җырладылар да, биеделәр дә, вальс та әйләнделәр. Салют та яңгырады, моңсу музыка астында һавага төрле төстәге шарлар очты. Бик күпләр бу мәлдә күз яшьләрен дә сөрттеп алдылар.

Менә мәктәпнең иң актив һәм булдыклы укучысы (11 сыйныф) Дмитрий Демьянов һәм  уку йортының өмете, беренче сыйныфны тәмамлаучы Алия Төхвәтуллина укучылар сафлары буенча  кыңгырау чыңлатып уздылар. Шулай итеп, мәктәптә бу уку елының соңгы кыңгыравы чыңлады. Ә чыгарылыш сыйныфлары укучылары өчен урак өсте – дәүләт имтиханнары башланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев