Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы музее Алып батыр сувенирлары белән республика бәйгесендә катнашты

Лисенков исемендәге туган як тарихы музее Алып батыр турындагы легендага нигезләнеп ясалган сувенир продукциясе белән “Музей сувениры” республика бәйгесендә катнашты.

 

Халык әкиятләреннән күренгәнчә, Алып батыр безнең төбәкнең милли каһарманы булган. Төрекчәдән тәрҗемәдә Алып көчле һәм кыю, баһадир ир-егет дигәнне аңлаткан. “Ул зур гәүдәле, бик матур кеше була. Бармаклары аның куллар кебек зур, ә куллары – бүрәнәдәй, аяк табаннары – көймә кадәр, җилкәләре болындай киң, ә гәүдәсе имән төсле галәмәт дәү”,–әкиятләрдә ул шулай тасвирлана. Алып батыр гаҗәеп көчкә ия була: яу кырында ул имәнне тамырлары белән йолкып алып дошманнарына бәргән. Алып батырның көчле, акыллы һәм зирәк булуы аркасында халык гел иминлектә һәм киләсе көнгә ышаныч белән яшәгән. Нәкъ менә шуның өчен дә  бу легенда Әлки төбәге  тарихын чагылдыручы сувенир нигезенә салынган.

Музей республика бәйгесенә  агачтан эшләнгән, атка атланган Алып батыр сынын һәм әлеге сурәт төшерелгән магнитлы сувенирлар тәкъдим иткән. Агач сынны балалар иҗат йортының өстәмә белем бирү педагогы Ильяс Идиятуллин ясаган. Музеебыз бәйгенең финалына узган һәм диплом белән бүләкләнгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев