Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә икеләтә бәйрәм: яңа уку елын биредә өр-яңадай төзекләндерелгән бинада башладылар

–Без үзебезнең уку йортына капиталь ремонтны күптән көткән идек. Инде менә хыялларыбыз тормышка ашты.

Төзүчеләр бинабызны бик затлы, сыйфатлы итеп эшләп чыктылар. Яңа уку елын без өр-яңа төс алган заманча белем йортында башлыйбыз,–диде Нәби Дәүли исемендәге гимназия директоры Фәридә Яруллина Белем көненә һәм бинаны ремонттан соң ачуга багышланган тантанада.

 

 

1 сентябрь быел ял көненә туры килгәнлектән, Белем бәйрәме 2 сентябрьдә узды. Базарлы Матактагы Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә ул икеләтә тантанага әйләнде. Уку йорты капиталь ремонттан соң ишекләрен ачты.

Гимназия чагыштырмача яңа төзелгән уку йортларының берсе. Ул 2001 елда беренче укучыларын кабул иткән иде. Ике дистә елга якын вакыт эчендә әлеге бина шактый тузды, искерде. Иң җәфалаганы түшәмнән яңгыр үтү булгандыр. Өч катлы, ашханәсе, утырышлар залы, спорт залы булган хәйран зур бина быел республика программасы нигезендә ремонтлана башлады. Белем йортын яңа уку елына өлгертү өчен ремонт эшләренә апрель аенда ук керештеләр. Уку исә вакытлыча Базарлы Матак урта мәктәбе бинасында алып барылды.

Олы юл буенда урнашкан гимназия бинасындагы ремонт эшләре күз алдыбызда диярлек барды. Эчтәге төзекләндерү эшләре белән бергә, түбәсе өр-яңадан ябылды, стеналары төрле төстәге матур керамогранит плиткалар белән тышланды. Тирә-юне дә төзекләндерелде, олы юл буйлап тротуарлар ясалды, линейкалар үткәрү өчен бина каршындагы мәйданчык асфальтланды. Тулаем ремонт эшләренең бәясе 45 миллион сумга якын тәшкил итте.

Белем бәйрәменә багышланган тантанада гимназия директоры Фәридә Яруллина мондый зур бүләк өчен бөтен коллектив исеменнән рәхмәт әйтте. Ул район җитәкчелегенең бу зур күләмле ремонт эшләрен даими контрольдә тотуын, килеп туган һәр мәсьәләне бик тиз хәл итүен аерым билгеләп үтте. Төзекләндерү эшләрен башкарган “АрмСтрой” җәмгыяте җитәкчесе Давид Кирокосян тантанага шәрәфле кунак буларак чакырылган иде. Бу коллектив гимназия җитәкчелегенең барлык теләкләрен искә алып эшләгән. Түбәне ясаучылар, стена тышлаучылар, электрчылар, штукатурчылар һәммәсе җылы сүзләр белән билгеләп үтелде. Бинаның тирә-юнен кыска гына вакыт эчендә асфальтлаган “Алексеевскдорстрой” егетләренә дә рәхмәтләр җиткерделәр. Юл эшчеләре әле гимназиянең ишегалдын да шулай сыйфатлы итеп асфальтлап куярга җыеналар.

Фәридә Яруллина барлык шартлары да тудырылган бу заманча затлы бинада педагоглар коллективы һәм балалар тагын да тырышыбрак эшләр һәм укыр дип тә ышандырды. Сүз уңаеннан, быел  гимназия 28 беренче сыйныф укучысын кабул иткән. Ә барысы биредә  320 бала белем алачак. Аларны 38 мөгаллим укыта.

Район башлыгы Александр Никошин тантанада катнашучы һәркемне Белем бәйрәме, яңа уку елы белән котлады.

–Төзүчеләргә рәхмәт, алар  үз бурычларын лаеклы үтәделәр. Кыска гына вакыт эчендә гаять зур күләмле эшләрне башкарып чыктылар. Монда бит класслар, бүлмәләр саны да хәйран күп. 150 дән артык ишек кенә алыштырылды. Бина тулысы белән яңарды. Бу зур ремонтны без Президент программасы нигезендә тормышка ашыра алдык. Яңартылган, сыйфатлы бинада уку-укыту, тәрбия эшләре дә яңа югарылыкта алып барылыр дип ышанабыз,–диде район җитәкчесе.

Укучылар һәм укытучыларны Белем көне һәм яңартылган бинага аяк басулары белән Табигать байлыкларын файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең  Татарстан идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов, “АрмСтрой” җәмгыяте җитәкчесе Давид Кирокосян тәбрикләделәр.

Балалар чыгышлары бәйрәм тантанасын тагын да җанландырды, рухландырды.  Менә яңа уку елы башлануын хәбәр итеп кыңгырау чыңлады, һәм белем йорты үзенә чакырып ишекләрен ачты.

Әйе, гимназия бик нык яңарган, күркәмләнгән. Сыйныф бүлмәләре, коридорлар күркәм итеп төзекләндерелгән. Стеналарга күренекле шәхесләр портретлары һәм аларның канатлы гыйбарәләре төшерелгән. Спорт залында гына берникадәр ремонт эшләрен төгәллисе калган. Ашханәгә, утырышлар залына яңа җиһазлар кайтуы көтелә.

Бина балаларның шат авазлары белән тулды. Биредә малайлар-кызлар төпле белем алып чыгып, үзләре укыган гимназияне танытырлар әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев