Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Өлкәннәргә чир бигрәк тә куркыныч

​​​​​​​Татарстанда көн саен 30 лап кеше коронавирус йоктыра. Ни аяныч, әлеге мәкерле чир республикада һәр көнне 4-5 кешене якты дөньядан алып китә.

 
Районда яңа коронавирус инфекциясе тарала башлаганнан бирле 20 кеше ковид һәм үпкә ялкынсынудан үлгән. Алар арасында күбесе өлкән яшьтәгеләр һәм хроник чирлеләр булган. 
Шуңа да медицина хезмәткәрләре 60 яшь һәм өлкәнрәк булган райондашларга йогышлы чиргә каршы кичекмәстән прививка ясатырга киңәш итә. 
Районда вакциналау һәркем өчен уңайлы оештырылган. Базарлы Матакта яшәүчеләр поликлиникага килеп прививка ясата ала, ә авылларда уколны фельдшер-акушерлык пунктларында кадатырга мөмкин. 
Районның баш табибы Светлана Одушкина әйтүенә караганда, вакцинага өзеклекләр юк.  Яңа гына 450 доза  вакцина кайткан. Ул ФАПларга бүлеп бирелгән. 
Роспотребнадзорның районда әйдәүче белгеч-эксперты Алмас Абзалов җәйге чорда инфекция таралу куркынычының  тагын да артуы хакында искәртә. Бу вакытта шәһәрләрдән, чит төбәкләрдән кунаклар, студентлар ялга кайта. Шуңа да авылларда күп халык катнашында уза торган чараларда битлек киеп йөрергә, тиешле дистанция сакларга, кулларны ешрак юарга, антисептиклар белән эшкәртергә кирәк, ә инде күп кешеле мәҗлес-тантаналарны әле дә кичектерү хәерлерәк, ди белгеч. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев