Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Өстәмә чикләүләр кертелде

1 октябрьдән 10 ына кадәр коронавирус чире биш әлкиленең гомерен вакытсыз өзде.

  Бу турыда “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Базарлы Матак үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Одушкина хәбәр итте.
Ковид чире чыкканнан бирле 30 якташыбызның шул авырудан үлүе лаборатория анализлары ярдәмендә расланган. Алар берсе дә прививка ясатмаган булган.
Әлеге чирне йоктыручылар саны 68 гә җиткән. Баш табиб әйтүенә караганда, район үзәк хастаханәсенең йогышлы чирләр бүлегендә 14 урын ачарга рөхсәт ителгән. Хәзер бу бүлектә 18 кеше үпкә ялкынсынуы кебек чирләрдән дәвалана, ә барысы 86 кеше вакытлыча эшкә яраксызлык кәгазе ачтырган.
Һәркөнне диярлек ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасы белән авыр хәлдәге кешеләрне Чистайдагы һәм Алексеевскидагы ковид госпиталенә озаталар. Анда да авыручылар гаять күп икән. Шул сәбәпле госпитальдә бик авыр хәлдәгеләрне генә алып калалар. Әйтик, узган атнада бездән юлланган бер хатынны тикшергәннән соң аның үпкәсенең 45 проценты зарарланган булуы ачыкланган. Шулай булуга карамастан, урын юк дип аны кире район хастаханәсенә кайтарып җибәргәннәр.
Хәзер белгечләр әлеге мәкерле чирнең дүртенче дулкыны башланды, диләр. Монысы күп очракта вирусның Һинд, яки дельта штаммы диагнозы куела. Әлеге вирус кешене берничә көндә аяктан ега. Кызганыч, үлүчеләр арасында бер атна элек арабызда йөргән кешеләр бар. 
Коронавирус даими үзгәреп тору сәбәпле, чирнең симптомнары авыруны шунда ук ачыклау мөмкинлеге бирми. Тән температурасы югары булмый, ис тою югалмый, ә инфекция кеше тәнендә азына бирә. Ни кызганыч, авыручылар, үлүчеләр арасында урта буын, яшьләр күбәйгән. Ә олы яшьтәгеләр өчен коронавирус һаман гаять куркыныч йогышлы чир булып кала.
Бу бәладән бары тик кадатып кына  котылырга мөмкин. Әлегә исә районда прививка ясату дәрәҗәсе бик мактанырлык түгел. Коллектив иммунитет булсын өчен безгә 18 яшь һәм аннан олы кешеләрнең 80 процентына, ягъни 11 мең 695 кешегә вакцина кадатырга кирәк. Бездә ул күрсәткеч 67 процент кына тәшкил итә.
Коронавирус бөтен Россиядә котыра. Бу бәладән Татарстан да читтә калмады. Республика җитәкчелеге әлеге чирдән саклану максатында кайбер чикләүләр кертергә мәҗбүр булды. Хәзер 65 яшьтән өлкәннәр, соңгы алты айда ковидка каршы прививка ясатмаган булсалар,  өйдә генә утырырга тиешләр. Бары тик кичектергесез йомышлар белән генә өйдән чыгарга рөхсәт ителә. Әйтик, медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә, вакцина ясатырга барырга, азык-төлеккә якын кибеткә керергә, чүп-чар түгәргә...
65 яшьтән өлкәннәргә (прививкалары булмаса) хезмәт урыннарында булу да тыела. Алар өйдән торып кына эшли алалар.
Концерт, театрлар тамашачылар белән залның 50 проценты гына тулган очракта  рөхсәт ителә. Шәһәрдәге зур сәүдә нокталарына  18 яшьтән өлкәннәр соңгы алты айда вакцина ясатулары хакында QR-код  күрсәтеп кенә үтә алалар.
Кафе-рестораннарда, күңел ачу урыннарында, спорт залларында да чикләүләр кертелә. 
Роспотребнадзорның райондагы баш белгече Алмас Абзалов әйтүенә караганда, мәйданнары 400 квадрат метрдан арткан сәүдә үзәкләренә керү өчен QR-код  күрсәтү таләбе халыкның сәламәтлеген кайгырту, сәнәгать үсешенә хилафлык китермәү максатыннан бик вакытлы кабул ителгән чара ул. 
–Моны һәркем аңларга, таләпләрне катгый үтәргә тиеш,– ди Алмас Абзалов.
Бу чикләүләр 11 октябрьдән бөтен Татарстан территориясендә гамәлдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X