Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Перьмне макта - Татарстанда яшә

Авыл халкы да шәһәрлеләрдән калышмый хәзер, җәй айларында ялын кызыклы итеп оештырырга тырыша. Ә ялны җаның теләгәнен – билгеле, кесәңә карап – сайларга була.Узган атнада без дә берничә авыл җирлеге башлыгы белән бергә теплоходта дүрт көнлек сәяхәттә булып кайттык әле.

Ак теплоход алып китте ...

Теплоход Казаннан Пермь ягына төнлә кузгалды. Иң элек безне Чулман елгасы буйлап өскә, Урал тарафына алып менәсе корабль белән таныштырып узыйм. Ул дүрт палубалы зур теплоход (реклама элементыннан саклану җәһәтеннән исемен язмыйм), Германия проекты буенча эшләнгән. Озынлыгы 129, киңлеге 16,7 метр. Иң зур тизлеге сәгатенә 25,5 километр. Бу корабльдә берьюлы 286 кеше ял итә ала. Каюталарны һәр кеше үз мөмкинлегеннән чыгып сайлый: бар кыйммәтлесе, бар “эконом” варианты.


Теплоходта ял үзенчәлекле. Анда каядыр ашыгасы юк: суга, яр буенда урнашкан авыл-шәһәрләргә карап йөзәсең дә йөзәсең. Шунысы да бар: яна торган утка, агымсуга карап тору кешене тынычландыра, борчуларын оныттырып күңеленә ял бирә, диләр. Бу дөрестән дә шулайдыр.
Үзебез йөзә торган Чулман елгасы турында да берничә сүз. Ул Россиянең Европа өлешеннән ага торган елга, Иделнең сулъяк һәм иң эре кушылдыгы. Хәзерге вакытта Чулманның озынлыгы 1805 чакрым тәшкил итә, ә Куйбышев сусаклагычы төзелгәнче ул 2030 чакрым булган.
Теплоходта ял итүчеләр беренче көннәрдән үк бер-берсенә сәлам биреп, яхшы кәеф теләп аралаша башлыйлар. Биредә төрле күңел ачу чаралары оештырыла, кешеләр анда бик актив катнаша. Акчасы түләгән, нигә рәхәтләнеп, эш-проблемаларын онытып ял итмәскә?!

 


Болгарны  өр-яңадан ачтык

Чулман буйлап төне буе йөзеп, иртән Болгарга килеп җиттек. Ул безне көзге көндәгедәй “елак” яңгыр белән каршы алды. Районыбыз Болгарга орынып диярлек торса да, анда бик еш була алмыйбыз. Ә бит Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгына сәяхәткә кайлардан гына килмиләр! Без булган көнне дә биредә туристлар байтак иде. Бер экскурсия төркеменә кушылып, борынгы шәһәрне карап чыктык, байтак тарихи һәйкәл-биналарда булдык. Бүгенге Болгарның архитектура энҗесе булган Ак мәчетне, Истәлек билгесен карап кабат сок-ландык, Карапулатны, Габдрахман коесын кызыксынып күзәттек. Шәһәр мунчаларыннан калган диварлар янына килгәч, 14нче гасырда инде үзәктән ягыла торган, суүткәргечләр белән эшләнгән зат-лы мунчалар төзи белүләренә соклану катыш гаҗәпләнеп тордык.


“Дәвалаучы йортында” булганда борынгы бабаларыбызның фән, медицина җәһәтеннән бик алга киткәннәренә инандык. Болгар табиблары, бигрәк тә дарулар өлкәсендә эшләүчеләр, бөтен мөселман дөньясына танылган, аларның фәнни хезмәтләре зур популярлык казанган булган. Бу музейда туристлар игътибарына борынгы дәвачылар кулланган эш кораллары, башка кирәк-яраклары тәкъдим ителә, төрле чирләрне дәвалау ысуллары язылган китап та бар.
 Музей-тыюлыктагы бу тарихи урыннарны күреп, мәһабәт Елга вокзалын тамаша кылып, без Болгарны яңадан ачкандай булдык. Андагы корылмалар төзелешенә “Яңарыш-Возрождение” фонды аша үзебезнең дә өлешебез кергәнне тою горурлык хисләре дә уятты.


Рәхәткә тиз күнегәсең

Изге Болгарны сәяхәт кылып, янә Пермьгә таба кузгалдык. Каманың башкаласы дип йөртелүче бу шәһәр моннан  900 чакрым ераклыкта икән.
Хәер, аңа чаклы әле без Удмуртиянең Сарапул, Пермь краеның Чайковский шәһәрләренә туктап алачакбыз.


Ял итүчеләр өчен туклану да бик мөһим. Кесә телефоннарыннан туганнары, дуслары белән сөйләшүчеләр дә ул темага кагылмый калмый. Теплоходта туклану безгә бик ошады. Кирәге булыр дип алган ризыклар каютадагы суыткычтан чыгарылмады да. Монда иртән “швед өстәле” – үзең теләгән ашамлыкларны зур тәлинкәгә җыясың. Ә әбәтне һәм кичке ашны алдан биргән заказ буенча китерәләр. Затлырак тукланырга теләүчеләр өченче палубадагы барда өстәмә заказ биреп тамак ялгый ала.
Балалар өчен дә төрле чаралар оештырыла. Ә алар теплоходта күп иде. Гомумән исә ял итүчеләр нигездә урта һәм өлкән буын. Үз көеңә ял итү өчен андыйларга теп-лоход бик кулай.

Балык исемен йөртә

Безне Сарапул да яңгырлап каршы алды. Пристане искерәк кенә икән. Чисталык та ташка үлчим. Гадәттә һәр елга портында турист-ларны сувенир сатучылар көтә. Алар инде халыкның биредә ничек яшәве турында барын да яшерми сөйли .
Ирле-хатынлы сатучыларның өстәлендә балык рәсеме төшерелгән магнитларның күп булуына игътибар иттем. Моның сәбәбен сорагач:
–    Безнең Сарапул шәһәренең исеме чуаш теленнән тәрҗемә иткәндә чөгә балыгы дигәнне аңлата. Шәһәрдә чөгә балыгы фонтаны да бар. Иң затлы бу балыкны Чулманның безнең шәһәр тирәсендә күпләп тоталар. Туристлар бездә тозлы, ысланган чөгәне күп сатып алалар,– ди болар.
Сарапулда 100 меңгә якын халык яши. Башлыча руслар, удмуртлар һәм татарлар. Әнгәмәдәшләремнән халыкның ни белән шөгыльләнүен дә сорадым. “Зур-зур заводлар бар иде. Хәзер алар бик авыр хәлдә”,- дип зарланып алдылар. Балаларын Ижевск, Казан шәһәрләренә урнаштырырга тырышалар икән.
–    Ә сездә, Татарстанда тормыш бик әйбәт. Җитәкчеләрегез яхшы сезнең,- дип салпы ягына салам да кыстырдылар.


Шәһәрне өстәге курткалар чыланганчы әйләнеп килдек. Гадәттә халыкның тормыш дәрәҗәсен урамнардагы җиңел автомобильләргә карап та чамалап була. Монда нигездә гади, арзанлы машиналар.


Композитор исеме белән аталган

Менә теплоход безне Чайковский шәһәренә алып килде. Бу әле яшь кала. Биек-биек заманча йорт-лар, биналар да аның яңа булуын әйтеп тора. Интернеттан тиз генә шәһәр тарихына күз салабыз. Аңа 1955 елда эшчеләр бистәсе буларак нигез салынган, 1962 елда шәһәр статусы алган.


Шәһәргә кергәч тә күккә ашып үсеп утырган наратлар күзгә ташлана. Моннан Пермьгә кадәр ерак – 300 чакрымнан артык. Ә Чайковский бик матур, әйбәт җирдә урнашкан. Бер ягында – Чулман, икенче якта Воткинск сусаклагычы һәм Сайгатки елгасы. Кыскасы, монда балыкның ниндие генә юк.
Шәһәр чиста, юллары төзек. Парклар да күп күренә. Шәһәр бөек композитор Петр Ильич Чайковский исеме белән аталган. Ул моннан 37 чакрым ераклыктагы Воткинск шәһәрендә туган булган.

 

Уралга капка моннан ачыла

Чулман буенча сәяхәтебез дәвам итә. Инде Урал тауларының итәкләре шәйләнә башлады. Пермьне бит Уралның капкасы дип тә йөртәләр. Чулман елгасы ярына урнашкан бу калада миллионнан артык кеше яши. Пермь – Уралның сәнәгать, фән һәм мәдәни үзәге. Кыска гына вакыт эчендә Пермьдә күп йөри алмасак та, бу зур, матур шәһәр безгә бик ошады.
Бездәге һәр авылда диярлек “финский” дип йөртелүче җыелма өйләр бар. Аларны менә шушы шәһәрдән – мең чакрым ераклыктан ташыганнар инде.


Биредә татарлар да күп яши. Бик зур, матур Җәмигъ мәчете бар.
Пермь безгә “Хромая лошадь” төнге клубында булган фаҗига аша да таныш. Ун ел элек анда чыккан янгында 156 кешенең гомере өзелгән иде.

Чит җирләргә барып гыйбрәт ал

Яңа  җирләрне күрү-танышу рәхәт булса да, туган яклар сагындырды. Сәяхәтләрдә алган тәэсирләрне юлдашлар белән уртаклашканда  әледән-әле “Үзебезнең Татарстанга җитми инде!” дигән нәтиҗәгә килә идек. Кулга бер җирле газета килеп эләкте. Игъланнарны карыйм: “авылда өй сатыла, утын белән ягыла торган миче өр-яңа”, диелгән. Себер ягында яшәсәләр дә, биредәге байтак авылларга табигый газ кермәгән икән әле.


Ә гомумән Пермьгә сәяхәт бездә җылы, якты тәэсирләр калдырды. Төркемебез җитәкчесе – район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, сәяхәтне оештыру мәсьәләләрендә аның уң кулы – Карга авыл җирлеге башлыгы Рамил Минһаҗев, озак еллар җирлек үзидарә тармагында хезмәт куйган тагын алты юлдашыбыз – бу ялдан канәгатьләнү хисе, чит төбәкләр белән танышудан рухи азык алып, күңелгә газиз Татарстаныбызга кузгалдык. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев