Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: православие христианнары бүген Изге Раштуаны бәйрәм итә. ФОТО

7 гыйнвар төнендә Базарлы Матак, Юхмачы, Хузангай, Хурада, Түбән Колчурино авыллыра чиркәүләрендә бәйрәм гыйбадәтләре узды. Чиркәүләргә бик күп халык килгән иде.

 

Базарлы Матактагы Изге Троица чиркәвендә Раштуа гыйбадәтен Әлки һәм Спас районнары благочинные Андрей Зиньков  үткәрде.

Бәйрәм иртәсендә храмга балалар килә башлады. "Бу электән килгән гадәт. Без Алла йортына аяк баскан һәр балага шатбыз. Аларның барысына да Раштуа бүләкләре бирәбез", - ди Андрей атакай.

Бәйрәм көнендә, күптәннән килгән күркәм традиция буенча, Андрей Зиньков  күп балалы гаиләләрдә булды, сабыйларны күчтәнәчләр белән сөендерде. Ул район үзәк хастаханәсендә булып, авырулар белән сөйләште, авыр хәлдәгеләрне юатты, һәркемне, шулай ук медицина персоналын  бәйрәм белән котлады.

Благочинный шулай ук МЧС бүлегенә, полициягә барды, анда эшләүчеләрне һәм тоткарланган кешеләрне бәйрәм белән тәбрикләде, алар белән әңгәмә үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев