Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Ревакцинация ясатырга кирәк

Коронавирус пандемиясе чорында беренче прививкадан соң ярты ел вакыт узгач аны кабат ясатырга кирәк, диләр медицина белгечләре. Бу киңәшне тыңлап, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада беренчеләрдән булып ревакцинация ясаткан. 

 Безнең районда да бар андый кешеләр – күпләр инде вакцинаны икенче тапкыр кадатырга өлгергәннәр. Роспотребнадзорның райондагы вәкиле Алмас Абзалов та икенче тапкыр прививка ясатып өлгергән. Икенче кат прививканы вакцинаның теләсә кайсысы белән ясатырга мөмкин. 
Район баш табибы Светлана Одушкина медицина хезмәткәрләренең күпчелеге кабат вакцина кадатты, дип хәбәр итә. Тәүге уколларны да районда беренчеләрдән булып табиблар һәм шәфкать туташлары кадаткан иде. 
Тора-бара, коллектив иммунитет барлыкка килгәч, прививканы 12 айга бер тапкыр ясату да җитәчәк, диләр белгечләр. 
Район башлыгы Александр Никошин да алдагы көннәрдә ревакцинацияләү узарга җыена. Чөнки беренче прививка ясатканга ярты ел узган икән инде. 
Гомумән алганда коронавирустан саклану максатында прививканы районда яшәүчеләрнең зур күпчелеге ясаткан. Тик менә 60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында моны бер тапкыр да ясатмаучылар бар. Монысы инде борчулы хәл, чөнки чир күбрәк өлкән буын вәкилләренә, хроник авырулары булганнарга яный бит. 
Кызганычка каршы, кайберәүләр прививка ясатуның чиргә ышанычлы киртә булуына авырып киткәч кенә ышаналар шул. Күптән түгел Карамалыда туып үскән Равил Камалов белән сөйләшеп торган идек. Тормыш иптәше белән Сочида ял иткән алар. Равил үзе прививка ясаткан булган, ә хатыны бу эшне кичектерә килгән. Нәтиҗәдә Равил үзе авырмаган, ә тормыш иптәше ялдан кайткач нык кына чирләгән. Сәламәтләнеп, тиешле вакыт узуга тизрәк вакцина кадатырга ашыккан ул. 
Күңелсез статистика болай дип раслый: дүрт дистәдән артык әлкиленең гомерен нәкъ менә коронавирус чире өзгән. Аларның берсе дә ковид-19 га каршы прививка ясатмаган булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев