Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Үргәгар авылында чишмә ачтылар. ФОТО

Үргәгарда шимбә көнне бик күңелле, мәгънәле бәйрәм булды – биредә чишмә ачтылар.

ФОТОРЕПОРТАЖ

 

  Һәм бу вакыйга авыл бәйрәменә әйләнеп, шунда туып үскәннәрне очраштырды, күрешеп аралашу сөенече бүләк итте.

Дөресен генә әйткәндә, авыл чишмәсе бу урында борын-борыннан булган, аны Якуб бабай чишмәсе дип йөрткәннәр. Совет чорына кадәр шул кизләү янында шырпы, сабын кайнату заводлары, пекарня эшләгән. Бу турыда хатирәләр өлкәннәр күңелендә әле дә сакланган. “Икмәкне шул чишмә суына камыр изеп пешергәннәр. Ул бик тәмле булып, авылыбыз ипиен якын-тирә авылларга гына түгел, башка волостьларга да алып китә булганнар,”–дип сөйләде бу турыда Каюм Фәсахов.
Революция давыллары заводларны пыран-заран китереп тараткан. Тора-бара чишмә дә онытылган. Мөгаен үз вакытын көткәндер: тормыш чыганагы – саф су бирүче чишмә ниһаять чистартылып, су юлы ачылып, тирә-юне матурайтылып, авыл халкына кайтарылды.
Чишмәне ачу тантанасы авыл мулласы Нурулла хәзрәтнең дога укуы белән башланып китте. Аннары район хакимияте башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, җыелган кешеләргә мөрәҗәгать итеп, болай диде:
–Авылыгызда бердәм, тырыш халык яшәве барыбызга мәгълүм. Быел Үргәгар җирлеге чисталык, төзеклек буенча районда беренче урынны алды. Үзара йөкләнгән салымны да беренчеләрдән булып түләдегез. Бердәмлек, туган авыл турында кайгырту билгеләре бу, һәрчак шулай яшәгез һәм эшләгез.
Ул шулай ук чишмәне торгызуга өлеш керткән Фәргать Камаловка, башка игелекле кешеләргә рәхмәт әйтте. Чишмә ачылуны күпләр зур шатлык буларак кабул иткән, күп үргәгарлылар бу турыда әйтеп үтте. Аннары чишмәгә сукмакны бүлеп торган тасма киселде. Тантанада катнашучылар сап-салкын, тәмле чишмә суыннан авыз иттеләр. Китапханәче Гөлсинә Рәхимҗанова теләгән һәркемне кайнар чәй белән сыйлады. Ул кайнап торган самовардан чәшкәләргә мәтрүшкә һәм башка хуш исле, файдалы үләннәр салып пешергән чәйне коеп кына торды! Кызу көндә чишмә суыннан чәй бигрәк шифалы тоелды.
“Үргәгар чиш-мәсе”нең (ул хәзер шулай дип атала) кырыйлары тотып алынган, беседка формасында зәвык белән эшләнгән, асфальт юлдан чишмәгә киң агач юл-басма салынган. Димәк, үргәгарлылар гына түгел, олы юлдан еракка баручылар да берничә минутка бирегә тукталып, тәмле саф су белән сусауларын баса алачак.
Аннары Үргәгарда Авыл көне башланды. Башта мәйданда гимн яңгырады. Авыл җирлеге башлыгы Әнвәр Рәхимҗанов җыелучыларны (алар арасында кунаклар да күп иде) котлап, башта бәйрәмне оештыруда катнашкан һәркемгә рәхмәт әйтте.
–Әйдәгез, авылдашлар, бергәләп ял итик, күңел ачыйк. Бер күрешү үзе бер гомер бит,–диде ул.
Ә уеннар, төрле ярышлар дөрестән дә бик күп һәм үзенчәлекле булды. Әйтик, пластик чаңгыга утыртып, чирәмнән балаларны шудыру үзе генә дә ни тора! Бәйрәмгә ямь өстәп, Гаваз абый Закиров җырлап җибәрде. Күптәнге бу җырны авылдашы Солтанбәк Мусин да бик ярата  булган икән бит.
Авылның иминлеге, тормышы яме гаиләләр кулында. Бер-берсе белән күп еллар аңлашып яшәүче Нәҗип һәм Саимә Вазыйховлар (алар 59 ел бергә!), Габдулла белән Саҗидә Яруллиннар (57 ел) әнә шундый башкаларга үрнәк гаиләләр. Ә Үргәгарның иң өлкән кешеләре Хәнифулла ага Әһлиуллин, Җәүдәт ага Низамов, Фатыйма әби Җангирова икән. Аларга бәйрәм бүләкләре бирделәр.
Авылда шулай бит, һәркемнең тормышы күз алдында, һәркемгә гадел бәя дә бирелә, хезмәтеңә хөрмәтне дә вакытында сизәсең. Үргәгар авылы көнендә иң абруйлы, ихтирамга лаек кешеләрне бүләкләделәр, мактадылар. Ә бәйрәмнең төп спонсоры Яр Чаллыда яшәүче Риф Сибгатуллинга аерым рәхмәт әйттеләр.
Бәйрәм бик күңелле үтте: гомере буе укытучы булып эшләүче Рамилә Җәләлова балаларны төрле уеннар уйнатты. Алып баручы Марат Фәттахов бернәрсәне дә игътибарсыз калдырмады. Гөлия Яруллина белән Илфат Кыямов җырлап бәйрәмгә матурлык, илһам өстәделәр. Ә өч сәүдә ноктасы тәм-том яратучыларның күңелен күрде, бала-чага туңдырма белән сыйланып кинәнде. 

Менә шундый бәйрәм булды Үргәгарда. Ошадымы ул күңелгә? 
Бу турыда бәйрәмгә килүчеләр болай диде:

Рокыя әби Садыйкова һәм аның төрле яктан җыелып кайткан биш кызы:
–Бик күңелле, рәхәт! Күренеп тора, бәйрәмне әйбәтләп әзерләнеп үткәргәннәр. Авылыбыз көне халыкчан, тормышыбыз кебек гади, матур үтте. Әйтерсең балачакка әйләнеп кайттык! Иң якын, иң газиз кешеләребез белән очраштык, күрештек. Рәхмәт!

Лиана Фәсахова, федераль судья, Казаннан гаиләсе белән кайткан:
–Бәйрәмгә дип аталап кайттык. Әти-әни, апам гаиләсе биредә. Чит илгә ялга җыенган идек, аны да кичектердек. Авылдан күчеп киткәнгә 30 ел, әмма Үргәгар гел күңелдә. Мин биредә балачак дусларымны, туганнарымны очраттым. Зиратта да булдык, мәрхүмнәребезне искә алдык. Мондый бәйрәм бик кирәк, күңелләр чистарынып, рухи көч артып китә бит туган авылда.

Ләлә Билалова, Базарлы Матактан:
–Әтием яши биредә, үзе генә тормыш алып бара. Билгеле, аның янына бик еш кайтып йөрибез. Ә бәйрәм матур булды, биредә дусларымны очраттым. Яшьлеккә кайткан сыман булды. Үскән бишегебез – авылыбыз күңелгә бик якын бит!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев