Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы “Үргәгар” отрядында уҗым бодаеның яртысыннан артыгы җыеп алынган

Районда урып-җыю тулы куәткә дәвам итә. Бүгенгә 4509 гектарда уҗым бодае һәм 1409 гектарда борчак урып суктырылган. Бодай уңышы гектардан уртача 49 центнер тәшкил итә. Ә кузаклылардан уртача 28 центнер уңыш чыга.

– Уңыш сөендерә, ул узган елгыга караганда шактый югары. Һава торышы аяз торганда хуҗалыклар һәр сәгатьне рациональ файдаланып эшләргә тырыша. Узган атнада урыны белән булган яңгырлар уракның барышына зыян китермәде дияргә була. Комбайннар явым-төшем булмаган кырларга күчеп эшләде,–ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Роберт Гадиев.

Көзге бодайны урып-җыю бүген турыдан-туры суктыру юлы белән алып барыла. Борчакның җыеп алынмаган 950 гектары да турыдан-туры суктырылачак. Борчак мәйданнарының дүрттән өч өлеше быел “Хузангай” җәмгыяте басуларында.

Бу көннәрдә без “Үргәгар” отрядында уракның барышы белән танышып кайттык. Әлеге хуҗалыкта уҗым бодае 787 гектарда игелә. Аның яртысыннан артыгы инде җыеп алынган. Уракта 9 комбайн һәм шулкадәр үк “КамАЗ” машинасы эшли. Бөртекне Базарлы Матак элеваторына ташыйлар. Отряд начальнигы Айрат Нуруллин әйтүенчә, бодай уңышы гектардан уртача 36 центнер тәшкил итә.

Басудан икмәкне элеваторга ташучы шоферларның берсе белән сөйләшеп киттек. Мөлаем бу егет Хлебодаровка авылыннан Антон Кузнецов икән. Антон шәһәрдә эретеп ябыштыручы һөнәренә укыган һәм районга әйләнеп кайткан. Башта ул кыр корабын иярләгән, ә хәзер йөк машинасы руленә утырган. Шофер профессиясе нечкәлекләренә әтидән дә өйрәндем, ди Антон.

Комбайнчы Рамис Вәлиев быел өченче уракта катнаша икән. Ул Яңа Алпар авылыннан, моңа кадәр фермада эшләгән. Аннан техникада үзен сынап карарга уйлаган.

–Бу хезмәтне бик яратып башкарам. Комбайннар бит хәзер бик уңайлы, салонда кондиционер, эссегә, тузанга интегеп эшләмисең,–дип сөйләде безгә Рамис.

Бодай басуында без районның алдынгы комбайнчысы Рәниф Гатинны да очраттык. Сигезенче сыйныфтан соң кыр корабына утырган Рәниф елның елында урып-җыюда зур уңышларга ирешә. Ул районда гына түгел, республикада күренекле игенчеләрнең берсе.

– Урып-җыю якынлашса, күңелем җилкенә, басуга чыгасы килә. Комбайн штурвалы артына утырып, мул булып өлгергән игеннәрне урып-җыю үзе зур канәгатьлек бирә. Хезмәт әйбәт оештырылган, техника ышанычлы. Әбәткә кайнар азыкны кырга алып киләләр,–дип эшләре белән таныштыра уңган комбайнчы.

Бүген иң мөһиме – күп хезмәт куеп үстерелгән игеннәрне югалтуларсыз һәм вакытында җыеп алу. Урак өчен һава торышыда бик әйбәт тора. Механизаторларның кәефләре күтәренке. Уңышлар юлдаш булсын аларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев