Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Россиянең “Ел лидеры” Илнар Гирфанов үзе укыган Базарлы Матак мәктәбенә кайтты

Берничә ел элек Базарлы Матак урта мәктәбендә укып йөргән Илнар Гирфанов “Россия лидерлары” бәйгесендә җиңү яулады, ә бүген Мәскәүдә “Бердәм Россия” Бөтенроссия партиясе үзәк комитетында эшли. Узган шимбәдә ул районыбызда булды һәм үзе белем алган мәктәптә укучылар белән очрашты. Мондый шәхес белән якыннан аралашу, әлбәттә, кызыклы да, тәэсирле дә, файдалы да булды.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Яшь егетнең кыска гына  вакыт эчендә шундый зур дәрәҗәләргә ирешүе бөтен яктан кызык һәм игътибарга лаек. Билгеле, Базарлы Матак мәктәбе үзенең элекке укучысын горурланып та, әзерләнеп тә каршы алды. Башта

кунакларны– Илнар Гирфановны, “Бердәм Россия” партиясе Татарстан төбәк бүлегенең “Яшь гвардия” штабы җитәкчесе Динар Бариевны, Татарстан  Министрлар Кабинеты каршындагы Яшьләр парламенты аппараты җитәкчесе Олег Никошинны (ул да Базарлы Матак мәктәбенең элекке укучысы) – мәктәп тормышы белән таныштырдылар. Укучылар аларны патриотик рухтагы чыгышлар белән сәламләделәр. Татарстан, Россия күләмендә, хәтта чит илләрдә үткән бәйгеләрдә зур җиңүләргә ирешкән яшь каратэчылар кунакларга үз осталыкларын күрсәтеп алды.

Базарлы Матак мәктәбе гомергә талантлы укучыларга бай булды. Бүген биредә белем алучы, очрашуда катнашучылар арасында да андыйлар аз түгел. Мәктәп партасында  чакта ук үзеңне мөстәкыйль тормышка әзерләү, вузда белем алу һәм аннан соң нинди юл сайлау хакында Илнар Гирфанов ясаган әңгәмә укучылар өчен мастер-класска тиң булды.

Киң мәгълүматлылыгы, сөйләү осталыгы, үтемле әңгәмәсе белән лидер-якташыбыз беренче минутлардан ук очрашуда катнашучыларның игътибарын яулады. Илнар үз мисалыннан чыгып эштә, җәмгыятьтә ничек әйдаман булу серләре белән уртаклашты. 2018 елда  ул Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылучы “Россия лидеры” бәйгесендә 100 җиңүченең берсе була.

Аңа кадәр Илнар инде 26 яшендә Татарстанның Юристлар ассоциациясен җитәкләгән. Ә әлеге структура уртача 45-50 яшьләрдәге юристларны берләштергән. Бу вазыйфага ул республиканың яшь юристлар советы белән уңышлы җитәкчелек итүе нәтиҗәсендә тәкъдим ителгән.

Аңлашылганча, Илнар Гирфанов белгечлеге буенча юрист. Ул мәктәпне артист яисә юрист булам дигән ныклы карар белән тәмамлый. Бәлки әтисе йогынтысы беләндер, соңгысына өстенлек бирә. Ә аның әтисе Исрафил Гирфанов гомере буе законлылык һәм хокук тәртибе сагында хезмәт куйган кеше. Күпләр хәтерлидер, 2000-2004 елларда ул районыбыз эчке эшләр бүлеге белән җитәкчелек иткән иде.

Илнар КФУның юридик факультетын кызыл диплом белән тәмамлаган. Ә үзенең карьера үсешендә, мәктәптә, вузда алган белемнәре белән беррәттән, төрле җәмәгать эшләрендә актив булу да зур этәргеч ясады, дип исәпли.

Илнар Гирфанов белән бу очрашу “Минем туган мәктәбем” проекты кысаларында узды. Илебез укучылары арасында шундый бәйге игълан ителгән. Базарлы Матак мәктәбенә анда актив катнашырга җирлек бар. Бердән, районда иң зурлардан булган бу уку йортының андый җиңүләр яулаганы булды. Аннан, бу кызыклы очрашу да моңа этәргеч булыр.

“Россия лидеры” үзенә белем биргән педагоглар хакында җылы итеп искә алды. Ул Фәридә Яруллинага һәм бүген инде арабызда булмаган Дамир Сабитовка аеруча рәхмәтле булуын әйтте.

Дөрес, Илнар дүрт мәктәптә белем алырга өлгергән. Башта ул туган районы Чирмешәндә ике мәктәптә, аннан 5-9 сыйныфларда Базарлы Матакта укыган. Ә урта мәктәпне Казанда тәмамлаган. Әмма үзенең шәхес буларак формалашуын, алга җитди планнар кора башлавын нәкъ менә Базарлы Матак мәктәбе белән бәйли. Монда ул спорт белән җитди шөгыльләнә, җәмәгать эшләрендә актив катнаша.

–Диплом алгач, беренче тапкыр эшкә урнашырга баруымда әңгәмәне (собеседование) уңышсыз үттем. Һәм моннан гомергә җитәрлек нәтиҗә ясадым. Андый адым ясаганда бик нык әзерләнергә, үзеңнең нәрсә теләвеңне һәм эшеңне ничек күзаллавыңны конкрет бәян итәргә кирәклеген аңладым,–ди Илнар.

Укучыларга  ул шуның белән дә кызыклы булды: уңышлары, өстенлекләре белән бергә җитешсезлекләрен дә ачып салды, аларны ничек бетерергә тырышуы белән уртаклашты.

–Вакыт-вакыт мин ялкауланам, озак йокларга ярату йомшаклыгым да бар. Әмма мин бу кимчелекләремне җиңү буенча үз программамны булдырдым. 21 көн дәвамында җитешсезлекләреңә юл куймый яшә, аннан алардан бөтенләй котыласың. Беребез дә идеаль түгел, шулай да тырышканда килешмәгән гадәтләреңнән арынырга була,–ди ул.

Илнар Гирфанов сөйләгәннәрне укучылар йотлыгып, диккать белән тыңлады. Чыгышын тәмамлауга  аңа төрле яктан сораулар яудырдылар.

–Илкүләм конкурста җиңдегез, анда янә катнашырга исәбегез бармы? – дип сораган кызга ул болай дип җавап бирде:

–Мин шул конкурста башка кешегә җиңәргә ярдәм итәр идем. Гомумән, иптәшеңә, дустыңа булышу бик әйбәт гамәл. Ышаныгыз, игелегең үзеңә ук кире әйләнеп кайта.

–Лидер булу ул сезнең күңел халәтеме?

–Мин гаиләдә олы бала. Үземнән алты яшькә кечерәк энекәшемне карау миңа йөкләнгән иде. Мөгаен, бала вакыттан ук миндә җаваплылык хисе тәрбияләнгәндер. Лидер булу ул өстәмә җаваплылыкны үз өстеңә алу бит.

–Конкурсларда җиңүгә ничек ирешергә?

–Тормыш бит гел сынаулардан, бәйгеләрдән тора. Алар игълан ителмәскә дә мөмкин. Иң мөһиме, сынаулар алдында югалып калмаска. Әйтик, “стресс” төшенчәсен һәр кеше үзе уйлап чыгара, димәк, үзе үк аны җиңә дә ала. Сез стрессны контрольдә тотасыз икән, димәк, уңышның бер өлеше сезнең кулда. Теләсә нинди бәйгедә җиңүнең нигезендә әнә шул да тора.

–Ә сез татарча беләсезме?

–(Бу сорауга Илнар  саф әдәби татар телендә җавап бирде. авт.) Мин татар телен рус теле сыман камил беләм. Кеше беренче чиратта туган телен бик әйбәт белергә тиеш дип саныйм. Ә фикерләвем ике телдә дә. Татар теле минем туган телем, гаиләдә аралашу бары татарча булды. Татар теле ул хәзинә, аны белүем аркасында мин төрек телен тиз үзләштердем, казахча, үзбәкчә җиңел аралашам. Инглиз телен камил беләм. Хәзер чуашча өйрәнәм. Телләр белү – бик зур байлык.

–Ни өчен “Бердәм Россия” партиясен үз иттегез?

–Мин партиягә килгәндә анда әгъза да түгел идем әле. Зур бер форумда үземнең идеяләр белән чыгыш ясадым. “Бердәм Россия” вәкилләре миңа килеп: “Безнең партиядә үзегез теләгән үзгәрешләрне кертеп, идеяләрегезне тормышка ашырып эшләргә ризамы?”–дип сорадылар. Мин әлеге тәкъдимне кабул иттем. Бу партиянең бит бар эшләгәне кеше өчен, аның ихтыяҗларын кайгыртып башкарыла. Аның эшчәнлегендәге төп өч юнәлеш миңа бик ошый. Бердән, фирка табигый байлыкларга түгел, ә “кеше капиталы”на таяна. Белгәнебезчә, бу “капитал”ның потенциалы бик зур, ә табигый байлыклар чиксез түгел. Икенчедән, “Бердәм Россия” дәүләтебезне үстерү, алдынгы итүне бурыч итеп куя. Һәм ул  суверенлыкны, халыклар бердәмлеген алга сөрә,–дип ассызыклый лидер якташыбыз.

 

Балалар иҗат йортында исә якташыбыз  –“Ел лидеры” оешма-учреждениеләр вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, “Бердәм Россия”нең җирле бүлекчәләре җитәкчеләре белән очрашты.

Бу очрашуда катнашкан район башлыгы Александр Никошин Илнар Гирфановның “Бердәм Россия” партиясе үзәк комитетында бик җаваплы вазыйфа (Сәяси идарәнең программа-идеология департаменты җитәкчесе. авт.) башкаруын билгеләп үтте. Укыган мәктәбе белән элемтәләрне югалтмыйча, вакыт табып Мәскәүдән очрашуга кайтуы өчен рәхмәт аңа. Безнең бу багланышлар алга таба тагын да ныгыр һәм дәвамлы булыр дигән ышанычта калабыз,–диде Александр Федорович.

Илнар Гирфанов партия үзәк комитетында соңгы вакытта  каралган яңалыклар, документлар турында сөйләде. Ул шулай ук очрашуда катнашучыларның сорауларына җавап бирде. Әңгәмәгә  Динар Бариев, Олег Никошин да кушылды. Ахырдан истәлеккә күмәк фотога да төштек.

 

Аннан соң кунаклар Александр Никошин озатуында район үзәгендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны (участник) Лев Миндрюков янында булдылар. Аны якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән котладылар.

Лев Яковлевичка илебез азатлыгы һәм үсеше хакына куйган хезмәтләре, яшьләрне Ватанны ярату һәм патриотлык рухында тәрбияләүгә керткән өлеше өчен рәхмәт әйтеп, “Бердәм Россия” партиясе исеменнән истәлекле бүләк тапшырдылар. Ветеранга  сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, имин тормыш теләделәр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев