Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Сабан туенда юртаклар, ярымтокымлы бахбайлар, авыл атлары, татар чабышкылары һәм йөк атлары узышты

​​​​​​​Быелгы Сабантуйда атлар ярышын күңел булганча күзәтергә мөмкин иде

 

 Оештыручылар бай программа әзерләгәннәр. Башта юртаклар старт алды, аннан ярымтокымлы бахбайлар, авыл атлары узышты. Татар чабышкылары, йөк атлары ярышларын да ихластан җан атып карадык.

 

 

Бер мәлгә район Сабан туе мәйданы тирәсе бушап диярлек кала. Бу вакытта бик күпләр, елга аша салынган күпердән чыгып, ипподромга ашыга.

Быел ипподром тагын да матурланган, тамаша кылу өчен уңайлырак итеп эшләнгән. Атлар ярышын күзәтүче тамашачылар өчен трибуналар зурайтылган. Утыргычлар өстенә  кояштан (яисә яңгырдан) саклау өчен түбә дә булдырылган. Безнең ипподромның тагын бер уңайлы ягы – биредә атлар чабышын бар дистанция буенча күзәтергә мөмкин.

Менә район тренеры, оста спорт комментаторы Рифкать Сәгъдиев ярышка беренче кузгаласы юртаклар һәм аларның хуҗалары белән таныштыра. Ул арада тачанкалы дүрт атка старт бирелде. Бу юртаклар ярышын күзәтү үзе бер ләззәт. Аларның тизлекләре дә гаять зур. Әнә бит ипподромның иң аргы башыннан кузгалган бахбайлар санаулы минутлар эчендә җилдәй очып тамашачылар трибунасы яныннан уздылар. Биредәге халык “Әйдә-әйдә!”, “Тизрәк!”, “Афәрин!” ише сүзләр кычкырып калырга гына өлгерде.

 

Икенче әйләнештә инде финишка беренче булып “Хузангай” җәмгыятеннән Гомәр Баһавиев иярләгән ат килеп керде. Аңардан берничә секунд кына калышып, Түбән Әлкидән Мозаффар Ишмуратов юртагы килеп җитте. Чуаш Кичүенннән эшмәкәр Марат Гобәйдуллин аты өченче булып килде.

Менә ярымтокымлылар – берьюлы сигез ат алга ыргылды. Беренче секундларда әле алар тигез юырттылар. Бераздан Фаил Сибагатов (Базарлы Матак) үзенең Галочкасы белән алга чыга башлады. Бүтәннәр дә калышырга теләмәде, билгеле. Әмма җайдагы белән Галочка барган саен төп төркемнән аерылдылар һәм финиш сызыгын беренче булып уздылар.

Район үзәк хастаханәсендә теш табибы булып эшләүче Фаил Сибагатов чабыш атлары  әзерләү белән күптәннән мавыга. Ул Татарстан, Россия бәйгеләрендә дә районыбыз данын яклап еш чыгыш ясый. Менә районның төп бәйгесендә дә алар Галочкасы белән лаеклы җиңү яуладылар.

 

 

Күбрәк фотолар материал астында

                                  ↓↓↓

 

Ярымтокымлылар арасында икенче булып Олег Синкин (аты Марат Гобәйдуллинныкы) килде. Өченче урынга Салават Исхаков (Түбән Әлки) чыкты.

Инде күңелләргә бигрәк якын булган авыл атлары ярышы башланды. Бу бахбайлар токымлылар кебек аерым асралмый, билгеле бер кагыйдәләр буенча тукландырылмый. Алар ел буе хуҗалык эшләрендә көч куя.  Шул Сабантуйлар җиткәндә генә аларны сыйлап, күнекмәләр үткәреп ярышка әзерлиләр.

Менә стартка кыңгырау чыңлады. Авыл чабышкылары ефәк ялларын җилфердәтеп алга очтылар. Алар 1600 метр дистанциягә ярышты. Беренче әйләнештә әле чын лидерны ачыклау мөмкин түгел иде. Трибуналар яныннан дүрт аргамак бер сызыкта үтте. Ә инде икенче әйләнештә Марат Гобәйдуллинның өч яшьлек Талисманында Олег Синкин,  башкалардан шактый зур арага аерылып, финишка беренче булып килде. Икенче – Салават Исхаков (Түбән Әлки), өченче – Риназ Сираҗев (Түбән Әлки).

Татар атлары ярышында Әхмәт авылы фермеры Фәнис Бакировның дүрт аргамагы узышты. Болар  табигате белән чабыш атлары түгел. Аларны соңгы елларда ерак араларга чаптырып ярыштыра башладылар. Татар атлары халык сызгырган, кычкырган тавышларга да күнекмәгән. Шулай да аларны Фәнис төрле ярышларга  йөртеп, акрынлап өйрәтә. Бу Сабантуйда исә, узышка бердәм кузгалсалар да, финишка берсе дә килеп җитә алмады, барысы да дистанциядән чыктылар.

Инде безне көткән тагын бер тамаша – йөк атлары узышы. Хәер, монда әле  ат хуҗалары башта үзләре ярыша. Кем тизрәк атны җигеп, бөртек тутырылган капчыкларны арбага төйи, шул ярышка беренче кузгала. Бу бәйге әкәмәт кызык. Атны җитез һәм оста җигү кирәк монда. Халык трибунадан көч-куәт биреп, ашыктырып тора. Шулай парлап-парлап алты атны ярыштырдылар.

 

Рифкать Сәгъдиев быелгы ат чабышларын өч меңнән артык кеше тамаша кылуын әйтеп узды. Ярышларда җиңү яулаган ат хуҗаларына саллы бүләкләр тапшырылды. Гомумән, бу бәйгедә катнашкан һәр кеше 2018 елның Сабантуй бүләгенә ия булды.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев