Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: салым түләр вакыт килеп җитте

​​​​​​​Күпләр почта тартмаларыннан федераль салым хезмәте идарәсе җибәргән зур конвертлар табып алгандыр инде.

  Ул конвертларда 2020 ел өчен исәпләнгән милек, җир, автомототранспорт салымнарын  түләү кәгазьләре бар.

Район почтальоннары шундый хатларны 6650 адресатка илтеп тапшырганнар. Бу барлык салым түләүчеләрнең яртысы хәбәр алган дигән сүз. Башкалар да бу көннәрдә салым түләү кирәклеге хакында кисәтү алачак.

Әлегә исә әлкилеләр узган ел өчен салымны түләргә ашыкмыйлар, бу эш сүлпән бара. Шул ук вакытта район финанс палатасының баш белгече Алсу Билалова әйтүенә караганда, Чиябаш, Алпар, Борискино, Чуаш Кичүе, Түбән Әлки җирлекләрендә яшәүчеләр салымны актив түли башлаганнар.

Моны эшләү ансат: телефон яки планшет ярдәмендә квитанциядә күрсәтелгән QR-код ярдәмендә түләргә була. Бурычны банк яисә почтага барып та каплау мөмкинлеге бар.

Милек, җир, транспорт салымнарын 1 декабрьгә кадәр түләмәүчеләргә пеня кушып исәпләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев