Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Сихтермә-Хузангай авылында төзелүче балалар бакчасын вакытыннан алда өлгертергә җыеналар

Республика программасы буенча төзелүче балалар бакчасын вакытыннан алда өлгертергә җыеналар.

Тиздән, бик тиздән Сихтермә-Хузангай авылында 40 урынга исәпләнгән балалар бакчасы эшли башлар. Әлеге объект республика програмассы нигезендә төзелә. Хәзер “Стройдорсервис” җәмгыяте төзүчеләре бакчаның эчке бизәлеше эшләре, тирә-юнен матурлау белән шөгыльләнәләр.

 

 

Сихтермә-Хузангайда яңарак кына Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов булып киткән иде. Министр биредә 20 гаиләнең өй туена багышланган тантанада катнашты. Әйе, авыл елдан-ел үсә. Алдагы елларда монда 10ар гаилә яңа йортларга күчкән булса, быел берьюлы 20 өй өлгерттеләр. Бу республика программасы нигезендә төзелгән йортлар. Аларда яшәүчеләр барысы да диярлек “Хузангай” җәмгыятендә хезмәт куючы яшь белгечләр. Менә шул яшь гаиләләрнең балалары өчен төзелә инде яңа бакча.

Без быел май ахырларында балалар бакчасы төзелешендә булган идек. Ул вакытта “Стройдорсервис” егетләре әле бакчаның нигезен салып, диварларын өя генә башлаганнар иде. Сабыйлар йорты өчен урыны да әйбәт сайланган. Балаларга иркен уен мәйданчыклары да төзергә мөмкинлек бар.

Ә инде бүген безнең каршыда мәһабәт бакча бинасы басып тора. Объектны тизрәк өлгертеп нәни хуҗаларына тапшыру өчен биредә берьюлы берничә бригада эшли.

“Алексеевскдорстрой” егетләре бакчага килә торган юлларны, аның тирә-юнендәге мәйданнарны асфальтлау буенча җир полотносы ясыйлар. Икенче төркем бинаның нигезен ныгытып “отмостка” сала башлаган. Ә бина эчендә тагын берничә бригада белән таныштык.

Менә “Стройдорсервис”ның мактаулы сантехниклары. Михаил Ещев  хезмәттәше Алексей Степанов белән бакчага тулысынча җылылык батареяларын тоташтырып чыкканнар. Инде югары басымлы һава өрдереп, яңа җылылык системасының сыйфатын да тикшергәннәр. Балаларның уен, йокы, аш-су бүлмәләре, хәтта коридор, санузел якларында да идәннәр җылытылган, аякка рәхәтлек биреп торалар.

Михаил Ещев күп еллардан бирле “Стройдорсервис”та макталып хезмәт куя. Районыбыз мәдәният йортына да аның оста куллары белән җылылык иңдерелгән иде. Шулай ук район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлеген капиталь төзекләндергәч тә җылылык системасын ул ясады. Ә Сихтермә-Хузангайда эшләрне төгәлләгәч Михаилга хезмәттәше белән янә Базарлы Матак үзәк хастаханәсендә эшлисе. Анда капиталь ремонтланган йогышлы чирләр бүлеге корпусына җылылык бирүне аңа тапшырганнар.

Бакча бинасындагы бүлмәләренең эчке бизәү эшләре дә төгәлләнеп килә. Монда инде стеналар тигез итеп штукатурланып, буярга әзерләп куелган. Хәзер идәнгә плитка ябыштыру эшләре бара. Моны кулына күз иярмәс җитезлек белән Зөфәр Абдуллов һәм аның ярдәмчесе Абдулгалим Сәлимов башкаралар. Алар күп бүлмәләрнең идәненә инде плитканы тигез һәм сыйфатлы итеп җәеп куйганнар. Бу эшне берничә көннән төгәлләргә дә җыеналар.

Зур-зур электр щитлары янында биниһая күп үткәргечләр сузылган урында энергетиклар мәш килә.

  • Без инде төп электр эшләрен башкардык. Үткәргечләрнең күбесе стена штукатуры астында калды. Хәзер әнә шул линияләрне автоматларга тоташтырып тикшереп карау белән шөгыльләнәбез,- ди электрчы Сергей Федотов.

Сергей үзенең хезмәттәшләре Михаил Смирнов, Вячеслав Пономарев белән үтә җәваплы бу хезмәтне төгәл һәм җиренә җиткереп эшлиләр.

Монда кайнаган төзелешләр белән “Стройдорсервис” прорабы Нияз Гыйззятов җитәкчелек итә. Күренеп тора, аның бик тынгысыз көннәре. Һава торышы матур чакта балалар бакчасының тирә-юнен мөмкин кадәр ямьләндереп төзеп калдырырга дип тырыша ул. Шулай ук бина эчендәге эшләр дә аның җитәкчелегендә башкарыла.

Төзүчеләр иртәнге 7 дән кичке 7 гә кадәр эшлиләр. Алар биредә үк вагоннарда куналар, тукланалар.

Без балалар бакчасы төзелешендә булганда “Стройдорсервис” директоры Илгиз Зайдаров белән сөйләшеп торган идек.

  • Безнең төзүчеләр өчен иң мөһиме - сыйфат һәм матурлык. Әлки җирендә һәр елны берничә объектта төзелеш, ремонт эшләре башкарабыз. Әлегә төзүчеләр адресына бары рәхмәт сүзләре генә ишетеп киләбез,- диде җитәкче.

 

Милли проектлар нигезендә төзелә, ремонтлана торган объектлар хакында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та:

  • Барлык эшләр дә сыйфатлы, озак еллар хезмәт итәрлек башкарылырга тиеш. Без бу объектларны янә тиз генә ремонтлый алмаячакбыз,- дип басым ясап әйткән иде.

Сихтермә – Хузангайда яңа балалар бакчасының ачылуын сабыйлар, бигрәк тә аларның әти-әниләре түземсезлек белән көтәләр. Хәзерге яраклаштырылган бинадагы 25 урынлы бакчада 30 дан артык бала тәрбияләнә. Елдан-ел үсә барган авыл өчен бакча кысанайган шул. Моны төзүче абыйлары да яхшы аңлый. Алар план нигезендә ел ахырына өлгертергә тиешле бакчаны киләсе айда ук файдалануга тапшырырга җыеналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев