Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Сихтермә-Хузангай авылында яңа балалар бакчасы төзелә

Сихтермә-Хузангай авылында 40 сабыйга исәпләнгән балалар бакчасы төзелә

Авылларның күбесе бүген “олыгаюга”, халык санының кимүенә йөз тотканда, Сихтермә-Хузангайда яшәүчеләр саны арта, балалар күбәя бара. Биредә яңа өйләр төзелә, яңа урамнар барлыкка килә. Әле тагын 20 яңа йорт салынып ята. Ә менә мәктәп бинасының бер канатында урын алган балалар бакчасы бүген инде бу авыл өчен кечкенә булып калган – 25 урынлы бакчага 32 сабый йөри. Хәер, 100 балага исәпләнгән  мәктәп бинасы да тиздән инде кысан булачак.


 

Шуларны истә тотып, биредә республика программасы нигезендә 40 балага исәпләнгән бакча һәм 192 укучыга  мәктәп төзеләчәк. Мәктәп төзелешенең проекты эшләнә, ә менә бакча инде быел ук балаларны кабул итәчәк.

Сихтермә-Хузангайда яңа балалар бакчасы төзелеше  бер ай элек башланган. Төзелеш эшләрен  “Стройдорсервис” җәмгыяте алып бара. Бу предприятие соңгы елларда районда байтак эшләр башкарды. Эчке эшләр бүлекчәсе биналарын төзеделәр, район мәдәният йортына, бәби тудыру бүлегенә капиталь ремонт ясадылар,  Үзәк парк төзелешендә дә катнаштылар.

Инде бакча бинасының нигезен корып, стеналарын күтәрә башлаганнар. Прораб Нияз Гыйзәтов белән сөйләшәбез.

–Хәзер бу объектта башлыча ташчылар эшли. Материал запасы җитәрлек, эштә бернинди тоткарлык юк. Төзүчеләр шунда вагонда яшәп эшлиләр. Иртәнге җидедә эшкә керешәбез һәм кичке җидегә кадәр хезмәтне дәвам итәбез,–ди прораб.

Балалар бакчасы җылы булачак – стеналары  ярты метр калынлыктагы газоблоктан эшләнә һәм фил сөяге төсендәге матур кирпеч белән тышлана. Кирпеч белән эш итүче егетләр Чуашиянең Урмай авылыннан. Аларның кулларына күз иярми, энҗене җепкә тезгән кебек, кирпеч стенаны тигез матур итеп өяләр.

Урмай егетләре бездә күп объектлар төзеде инде – өйләр, фермалар, остаханәләр. Әнә Айрат Арифуллин дигәне уенын-чынын кушып: “Безнең Чуашия төзүчеләрен эш белән тәэмин итеп торырга ярый әле Мәскәү белән Татарстан бар”,–дип куйды.

Кран машинасында төзелеш материалларын  китереп-таратып торучы Евгений Вавилов, шунда ук тракторы белән тыз-быз эшләп йөрүче Александр Волостнов хакында да “үз эшләренә фанатларча бирелгән осталар” диләр.

Егетләр белән саубуллашканда без төзелешне  кайчанга төгәлләргә исәп тотулары белән дә кызыксындык. Прораб Нияз Гыйзәтов әйтүенә караганда, балалар бакчасы план нигезендә ел ахырына салынып бетәргә тиеш. Әмма алар аны сентябрьгә үк файдалануга тапшыру өчен тырышалар.

 

Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Сергей Балакирев әйтүенә караганда, яңа бакча бик сыйфатлы материаллардан төзелә. Анда балаларга мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү буенча барлык мөмкинлекләр тудыру күздә тотыла. Бакчаның гомуми мәйданы 518 квадрат метр тәшкил итәчәк.  Биредә спорт, музыка  белән шөгыльләнү, төрле хәрәкәтле уеннар оештыру өчен бик иркен зал да була.

Иске Хурада авыл җирлеге башлыгы Николай Кузнецов яңа балалар бакчасы төзелүгә бөтен авыл халкының сөенүен әйтә.

–Сихтермә-Хузангай бит һаман үсә, киңәя бара. Хуҗалыкта яңа хезмәт урыннары арта. Үзебезнең авылныкылар гына түгел, читтән дә яшь гаиләләр бирегә килеп эшкә урнаша. Өйләр төзелеп тора. Шөкер, балалар да күп туа. Димәк, авылыбызның да, хуҗалыкның да киләчәге  өметле,–ди җитәкче.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев