Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Сихтермә-Хузангай авылында яңа чиркәү изгеләндерелде

Сихтермә-Хузангайда яңа чиркәү изгеләндерелде

Узган якшәмбедә Сихтермә-Хузангай авылында яңа чиркәү изгеләндерелде. Изгеләндерү йоласын Чистай һәм Түбән Кама епископы Игнатий башкарды. Дини чарада Әлки һәм Спас районнары благочинные Андрей Зиньков, Базарлы Матактагы Изге Троица чиркәве әһелләре, авыл халкы катнашты.

 

Яңа дин йорты Сихтермә-Хузангай авылы читендә калкулыклы урында салынган. Мәһабәт храм ерактан ук күренеп, үзенә чакырып тора кебек. Чиркәү төзү башлангычы белән шушы авылда туып үскән мәгълүм инвестор Иван Казанков чыга. Төзелешнең төп чыгымнарын да “Хузангай”  җәмгыяте һәм Мари-Эл республикасындагы “Звениговский” хуҗалыгы күтәрә. Авылдашлары Иван Казанковка игелекле эшләре өчен хузангайлылар бик рәхмәтле.

Чиркәү салу иң изге гамәлләрдән. Храм төзелешенең үз кануннары бар. Алар барысы да үтәлергә тиеш. Чиркәү бер яисә берничә изге кеше исеме белән атала. Сихтермә-Хузангай  храмы Изге Николай исемен йөртәчәк.

Дини бина фил сөяге төсендәге кирпечтән биек итеп салынган. Төзүчеләр аны зур осталык белән башкарганнар. Храм тыштан да бик матур итеп эшләнгән, алтынсу гөмбәзләре кояшта балкып нур чәчеп тора. Эчке ягы да бик затлы, купшы. Алтарь өлеше алтынсу бизәкле, иконалар бик күп. Дини йолалар алып бару өчен бөтен нәрсә булдырылган.

Биредә гыйбадәтләрдә 200 кеше катнаша ала. Изге Николай чиркәвенә бит Сихтермә-Хузангай халкы гына түгел, башка авыллардан да йөриләр. 

Чиркәүнең башта тышкы ягы, аннан эчке өлеше изгеләндерелде. Бу мөһим чарага хәйран кеше җыелган булыр иде, билгеле. Әмма прихожаннар алай күп түгел иде, тиешле дистанция дә сакланды. Район благочинные Андрей Зиньков аңлатуынча, йогышлы чир таралудан сакланып, дини чарада катнашучылар саны чикләнгән.

Храмны изгеләндерү барлык дини кануннар буенча, тантаналы һәм күтәренке рухта узды. Храмдагы күп оештыру эшләрен һәм мәшәкатьләрен үз өстенә алган хор җитәкчесе Фатиния (Светлана) анакай да моның өчен күп тырышлык куйды.  

Изгеләндерү йоласын башкаргач, Чистай һәм Түбән Кама епископы Игнатий халыкка мөрәҗәгать итте.

  • Менә бүген гаҗәеп матур итеп эшләнгән храмны изгеләндердек. Монда халык күп йөрсен иде. Беләм, ял көннәрендә дә һәр гаиләнең планлаштырган эшләре була. Әмма бит якшәмбедә чиркәүгә килеп әллә ни вакыт югалтмыйсыз. Ә храмнан кеше рухи яктан сафланып, күңел күтәренкелеге алып китә. Биредә алган энергия эшләрегезне аерым бер җиңеллек һәм дәрт белән башкарырлык көч-күәт бирер, - диде епископ.

Изге  Николай чиркәвендә гыйбадәтләрне Андрей атакай Матвеев алып барачак.

“Авылыбызны, бөтен тирә-юньне бәла-казадан саклап,  һәркемне яхшылыкка өндәп, игелекле эшләргә рухландырып торсын храмыбыз!” – диде изгеләндерү йоласына баласын җитәкләп килгән бер ханым.  Шулай булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев