Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Сихтермә-Хузангай авылында Яңа елга бүләк – заманча балалар бакчасы ачылды

Сихтермә-Хузангай авылында бүген 40 сабыйга исәпләнгән яңа балалар бакчасы ачылды. Күз явын алырдай матур итеп төзелгән яңа бинага нәниләр дә, аларның әти-әниләре дә бик сөенде. Чөнки моңа кадәр эшләгән 20 урынлы бакча инде кысанайган, анда өч дистәдән артык бала йөри иде.

Яңа бакча ачу тантанасында  Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, районның  мәктәпкәчә белем учреждениеләре җитәкчеләре, авыл халкы катнашты.

  • Без биредә балалар бакчасын зур өметләр белән ачабыз. Сихтермә-Хузангайның киләчәге зур. Авылда бүген мәктәпкәчә яшьтәге балалар саны 55кә җитте. Элекке бакчада урыннар җитеп бетми иде, ә бирегә инде теләге булган һәр ата-ана баласын йөртә алачак. Бина бик затлы, сыйфатлы, бүгенге заман таләпләренә тулысынча җавап бирерлек итеп эшләнгән. Без “Алексеевскдорсервис” төзүчеләренә рәхмәтебезне белдерәбез, – диде тантанада ясаган чыгышында район башлыгы Александр Никошин.

Ул  әлеге оешма җитәкчесе Илгиз Зәйдәровка  Рәхмәт хаты һәм Яңа ел күчтәнәче тапшырды.

Якташыбыз, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев  исә:

  • Бүген ишекләрен ачкан бу бакчада чуаш халкының бөек шагыйре Петр Хузангай, туган ягы өчен гаять зур хезмәтләр куючы Иван Казанков кебек шәхесләр тәрбияләнсен иде, – дигән теләген җиткерде.

Депутат балалар бакчасына кар көри торган машина бүләк итте.

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Алсу Нәбиева һәм Александр Чубаров та бу истәлекле вакыйга уңаеннан авыл халкының сөенечен уртаклаштылар, Яңа ел котлауларын җиткерделәр.

Хузангайлылар үз чиратында бу зур Яңа ел күчтәнәче өчен ихлас рәхмәтләрен әйттеләр.

Балалар – өметебез һәм киләчәгебез. Сихтермә-Хузангайдагы яңа бакча нәниләр белән һәрчак тулып торсын, авылның иртәгәсе тагын да матуррак, күркәмрәк булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев