Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов призларына үткәрелгән ату ярышларында Яңа Салман мәктәбе укучылары ышанычлы җиңү яулады . Фото

Ватанны саклау – җаваплы һәм дәрәҗәле бурыч. Аны тиешенчә үтәү өчен мәктәп яшеннән үк үзеңне моңа әзерләү зарур. Чуаш Кичүе мәктәбе базасында Бөек Ватан сугышы батыры, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов призларына үткәрелгән ату ярышлары әнә шул изге максатка юнәлдерелгән чараларның берсе булды. Әлеге бәйгене ДОСААФ район оешмасы үткәрде. Ярышка килгән мәктәпләр командаларын район башлыгы Александр Никошин сәламләде.

Фоторепортаж

Борис Кузнецов – Татарстанның горурлыгы. Ул республикабызда исән-имин безнең арада яшәүче бердәнбер Советлар Союзы Герое. Борис Кириллович Бөек Ватан сугышында элемтә бүлеге командиры була. Ул 1943 елның 21 октябрендә, үзенең гомерен үлем куркынычына куеп, фронтның алгы сызыгындагы артиллерия белән элемтә булдыра. Яралануына карамастан, шул элемтәне яңартып тора. Аннан ротаны атакага күтәрә, һәм дошманны позицияләреннән алып ташлап, чигенергә мәҗбүр итәләр. Бу батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелгәндә Борис Кузнецовка нибары 18 яшь була.

Герой  районыбызда берничә тапкыр булды. Ул үз призларына үткәрелгән шундый бер бәйгедә дә катнашты, Юхмачы мәктәбендә хәрби-патриотик клуб әгъзалары белән очрашты, Әлки җирендә Ватаныбызның лаеклы сакчылары үсә, дип бәяли килде.

Чуаш Кичүендә узган ярышка районның барлык мәктәпләреннән диярлек командалар килгән иде. Бу бәйге күп еллардан бирле укучылар яратып катнаша торган ярыш санала. Барлык мәктәпләребездә диярлек хәзер пневмомылтыклар бар. Аларның күбесен район ДОСААФ оешмасы сатып алып, уку йортларына тапшырды.

Район башлыгы Александр Никошин ярышка килгән укучыларга:

–Без мәктәпләрдә укучыларны хәрби хезмәткә әзерлекле итеп тәрбияләү буенча күп эшләр башкарабыз. Бүгенге чараның да патриотик рухта узуын, сез – укучыларның  анда теләп катнашуын беләм. Сез әлегә пневматик мылтыктан атып чыныгу, тәҗрибә туплыйсыз. Киләчәктә исә, хәрби хезмәткә алынгач, Ватаныбызны саклау өчен кулларыгызга сугышчан кораллар да тотарсыз. Биредә алган күнекмәләр, төз ату тәҗрибәсе сезгә ул чакта бик ярап куяр. Марат Хөснетдинов җитәкчелегендәге ДОСААФ оештырган бу ярышлар сезне туплый, аралаштыра, яңа дуслар табарга ярдәм итә. Мондый бәйгеләрдә һәрчак җиңүгә омтылыш, тәҗрибә, осталык үзләштерүгә ашкыну зур була. Иң мөһиме, илебездә һәрчак иминлек хөкем сөрсен. Ә сезгә киләчәктә куйган максатларыгызга ирешүегезне телим, –дип мөрәҗәгать итте.

Борис Кузнецовның  батырлыклары турында Чуаш Кичүе мәктәбе укучысы Анастасия Будкина сөйләде. Мәктәп директоры Фәния Зәйдуллина исә үзләрендә тәрбияләнүче укучыларның спорт белән ныклап шөгыльләнүләре, райондагы төрле ярышларда җиңүләргә ирешүләре хакында бәян итте.

Район башлыгы Александр Никошин балаларны патриотик рухта тәрбияләүдә зур хезмәт куйганнары өчен Марат Хөснетдиновка һәм Фәния Зәйдуллинага үзенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Ярышка килгән командалар мәктәпнең бай музее белән таныштылар, патриотик рухтагы фильмнар карадылар.  Аннан соң спорт залында киеренке бәйге башланды. Ул көннең икенче яртысында гына төгәлләнде.

Районның иң төз атучылары булып Яңа Салман мәктәбе укучылары танылды. Призлы өч урынны да әлеге уку йортының 10 сыйныф укучылары – Илфат Зарипов, Динә Шәрәфетдинова, Гөлнар Минһаҗева яуладылар. Төз ату күнекмәләренә аларны ОБЖ укытучысы Әхмәт Заһидуллин һәм ату түгәрәге җитәкчесе Искәндәр Хәлиуллин ? өйрәтә. Мондый бәйгеләрдә салманлыларның  бу беренче генә җиңүләре түгел.

Командалар арасында да беренчелек аларныкы булды. Икенче урынны Юхмачы (тренерлары Андрей Романов), өченче урынны Базарлы Матак (Сергей Платонов) мәктәпләре алды.

Җиңү яулаган командаларга ДОСААФ оешмасының кыйммәтле бүләкләре, дипломнар тапшырылды. Чуаш Кичүе мәктәбе җитәкчелегенең, ОБЖ укытучысы Фәрит Галиуллинның ярышларны оештыруда зур тырышлык куюы да мактап телгә алынды.

Җиңүче Яңа Салман мәктәбе укучылары исә Борис Кузнецов призларына үткәрелүче республика бәйгесендә катнашу хокукына ия булдылар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев