Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Ташбилге авыл җирлеге эшчәнлегеннән район җитәкчеләре дә канәгать

​​​​​​​Авыл җирлекләрендә узган 2021 елга йомгак ясау, алдагысына бурычлар билгеләү буенча советларның киңәйтелгән  утырышлары башланды.

  Алар эшендә җирле депутатлардан тыш урыннардагы бюджет оешмалары, авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчеләре, шунда яшәүчеләр катнаша.

Традиция буенча сессия  утырышы алдыннан район оешма-учреждение җитәкчеләре авыл халкын кабул итеп, кешеләрне борчыган сорауларга җавап бирделәр. Аннан соң халыкка хезмәт күрсәтүче оешма җитәкчеләре үз тармакларына кагылышлы үзгәрешләр, яңалыклар белән таныштыралар.

Быел беренче шундый җыен Ташбилге авылында үтте. Аның эшендә район башлыгы Александр Никошин катнашты.

Ташбилге җирлегендә 140 хуҗалык бар. Шуның 129 ы – Ташбилгедә, 11 хуҗалык Урта Биктимердә, бу йортларда барысы 430 кеше яши.

Ташбилге бик төзек, таза тормышлы авыл. Монда зур авылларга гына хас булган ике катлы котедж салучылар да күп.

Халыкның күпчелеге янәшәдәге район үзәгенә йөреп эшли. Шулай ук “Востокзернопродукт”та һәм “Хузангай” җәмгыятендә хезмәт куючы механизаторлар да шактый. Ташбилгедә гомер-гомергә тырыш, булдыклы тракторчылар күп булды. Хәзер тәҗрибәле механизаторларга алмашка яшьләр килә, аларның кайберләре әтиләре эзеннән атлап, игенче династияләрен үстерәләр.

Ташбилгедә мәктәп юк. Авылдагы 40 бала район үзәгенә автобусларда йөреп укый. Авылда берничә ел элек капиталь ремонттан соң балалар бакчасы эшли башлаган иде. Дөрес, бакчада дүрт бала гына мәктәпкәчә тәрбия-белем ала. Нигәдер башкалар сабыйларын мәктәпкә әзерләүне кайгыртмыйлар. Ә бит авылда кечкенә сабыйлар күп әле.

Былтыр авылда өч бала туган. Кызганыч, алты кеше якты дөнья белән хушлашкан.

Авыл җирлеге башлыгы булып Ташбилгедә шактый еллар Рәмзил Әхмәдиев хезмәт куя. Ул узган елга нәтиҗә ясаганда халык белән килешеп, аңлашып эшләүләре хакында әйтеп узды.  Аңлашу булгач, авылда үзара йөкләнгән салым яз айларында ук җыелып бетә. Шуңа да  планлаштырылган эшләрне язгы-җәйге чорда башкарырга өлгерәләр. Былтыр Мәктәп урамы юлының  500 метрына  вак таш җәелгән. Авыл уртасындагы Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларына куелган һәйкәл тирәсе тимер койма белән әйләндереп алынган, брусчаткадан җәяүлеләр өчен юл ясалган.

Үзара салым акчасына балалар уен мәйданчыгына җиһазлар сатып алынган. Бу 71 мең сумга төшкән. Ике авылдагы чүп-чар контейнерлары өчен мәйданчыклар булдырганнар. Халыкны су белән өзлексез тәэмин итүгә, урам утларын карап торуга шактый акча тотылган.

Быел исә үзара салымның күп өлешен урам юлларын ясауга тотарга җыеналар.

Ташбилгедә халык күп итеп мөгезле эре терлек асрый. Аларның саны 350 башка җиткән. Монда 118 сыер асрала. Ел дәвамында ташбилгелеләр 412 тонна сөт сатканнар.

Район башлыгы Александр Никошин Ташбилге авыл җирлеге эшчәнлегенә уңай бәя бирде. Ташбилге районның иң әйбәт эшләүче җирлекләр бишлегенә керә.

–Без соңгы елларда бу авылда балалар бакчасын, мәдәният йортын, авыл җирлеге идарәсе бинасын ремонтлатуда, фельдшер-акушерлык пункты төзүдә булыштык. Тик авылда фельдшерның булмавы начар. Безгә ул мәсьәләне кичекмәстән хәл итәргә кирәк,–диде Александр Никошин. Һәр кешенең сәламәтлеген кайгыртып, ул авылда яшәүчеләрне  коронавирустан привика ясатырга чакырды.

Җыен ахырында авылның иң актив кешеләре, юбилярлар истәлекле бүләкләргә ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев