Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Татар Төгәлбәе авылында Рудольф Нуриев исемендәге парк булачак

Татар Төгәлбәе авылы җыенында, район башлыгы Александр Никошин катнашуыннан файдаланып, клубка музыкаль үзәк алуда ярдәм итүне сорадылар. Район җитәкчесе бу мәсьәләне тиз арада хәл итәргә ышандырды.

Кошки авыл җирлеге заманында юлсызлыктан иң интеккән якларның берсе иде. Мондагы авылларда яшәүче халыкның күпләп туган нигезләрен ташлап китүенә әнә шул юл газабы да сәбәп булмадымы икән. Шөкер, бирегә хәзер яхшы, нык юллар илтә.

Кайчандыр озын урамлы авыл булган Рус Төгәлбәендә хәзер өч кеше яшәп калган. Кошкиның үзендә исә 74 хуҗалыкта 187 кеше көн күрә. Ә Татар Төгәлбәендә 68 йорт бар, 118 кеше яши.

Былтыр җирлектә ике бала туган, алты кеше бакыйлыкка күчкән, ике яңа гаилә барлыкка килгән. Ике авылга ике башлангыч мәктәп калган. Аларда ике укытучы алты балага белем бирә. Зуррак сыйныфлар балалары автобус белән Иске Матак мәктәбенә йөреп укыйлар.

Җирлектә күпчелек халык өлкән яшьтә. Инвалидлар саны биредә 34 кешегә җиткән. Ике авылда да фельдшер-акушерлык пунктлары эшләп тора. Моңа бигрәк тә өлкәннәр шат. Фельдшерлар Тәгъзинә Хәйретдинова, Надежда Карманаева тәүлек әйләнәсе халык сәламәтлеге сагында.

Татар Төгәлбәендә мәчет эшли. Ә менә Кошкидагы зур чиркәүдә гыйбадәтләр алып барылмый. Храм өчен йөрәге әрнегән Евгения Щурина җыенда:

–Чиркәүнең штукатуркасы коела. Ничек тә шуны яңартасы иде. Ремонт эшләрен башлау өчен безнең 100 мең сумнан артык акчабыз да бар. Үз төзелеш кораллары белән бу эшне башкаручы егетләр табылмасмы?–дип борчылып чыгыш ясады.

Кошки җирлеге башлыгы Минзакир Гайфуллин халык алдында ясаган хисап чыгышында авыллар тормышында актив катнашкан кешеләргә рәхмәтләрен җиткерде. Бигрәк тә Илнар Гыйльманов, Ильяс Идиятуллин туган авыллары Татар Төгәлбәе өчен җан атып йөрүчеләр икән.

Татар Төгәлбәендә Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары истәлегенә куелган һәйкәлне яңарту мәсьәләсен күтәрделәр. Александр Никошин моңа җавап итеп:

–Быел Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан авыллардагы һәйкәлләрне төзекләндерергә, яңартырга тырышабыз. Әлеге эшкә республикадан да ярдәм өмет итәбез.  Сезнең авылда да һәйкәл яңартылыр. Татар Төгәлбәендә Рудольф Нуриев исемендәге парк төзү нияте дә бар,–дип җавап бирде.

–Кулларым авыртса да, сыерларны күп асрыйм әле. Саву аппараты белән булыша алмассызмы икән?–дип мөрәҗәгать итте җитәкчеләргә Екатерина Журавлева.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Роберт Гадиев бу мәсьәләне озакка сузмый хәл итәргә ышандырды.

–Зиратка таба юлларны рәтлисе иде,– ди Мәхмүт ага Салихов.

Үзара салым акчасын файдаланып, балчык, ком түшәү өчен районнан йөк машинасы белән булышып, юлны төзекләндерергә килештеләр.

Кошкида ата-аналар балаларны мәктәпкә йөртә торган автобусның салкын булуыннан зарландылар. Иске Матак урта мәктәбе директоры Мария Чванова:

–Автобусның бер миче эшләми, ремонтка тапшырдык. Бу мәсьәлә озакка сузмый хәл ителер,–диде.

Татар Төгәлбәендә һәм Кошкида үткән җыеннарда авылларның уңган-тырыш кешеләре бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев