Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Татар Төгәлбәенең үз җыры бар. ВИДЕО

Үткән шимбәдә Татар Төгәлбәендә авыл бәйрәме булды. Анда авылга багышлап язылган җыр бөтен халык алдында беренче тапкыр яңгырады.

Бәйрәмгә республиканың күп сәнгать осталары, артистлар кайткан иде, аларның чыгышлары авыл көнен тагын да ямьләндерде.

 

Районда күп авылларның үз җырлары бар инде хәзер. Татар Төгәлбәендә узган бер бәйрәмдә авылга багышлап җыр яздыру мәсьәләсе күтәрелде.  Шушы авылда туып-үскән, шигырьләре аша аның табигатенә, күркәм кешеләренә мәдхия җырлаган Рәфидә Гатина бу эшкә чынлап торып, бөтен күңелен биреп алына. Ул җырның сүзләрен яза. Ә көйгә салучы – Татарстанда танылган һәвәскәр композитор Риваль Хисмәтуллин.

 

ВИДЕО

 

ФОТОРЕПОРТАЖ

 

Рәфидә ханым – мәдәният хезмәткәре, күрше Алексеевск районында яши һәм эшли. Ул интернетта Татар Төгәлбәенең үз төркемен дә булдырган. Анда төгәлбәйлеләр үзара аралаша, авыл тормышындагы хәбәр-яңалыклар, фото һәм видеоматериаллар  даими урнаштырып барыла. Рәфидә ханым авылга багышланган җырны да, халык үзе бәя бирсен, дип, шул төркемгә куя. Ул вакытта төгәлбәйлеләрнең активлыгын белсәгез! Яше-карты җырны ошатуын яза, сүзләрен, музыкасын хуплый. Бу эшне башлап йөрүчеләргә социаль челтәрләр аша күп рәхмәтләр җиткерелә.

Җырның сүзләре дә бик мәгънәле, музыкасы да аһәңле. “Төгәлбәй – йөрәк маем” җыры язылгач, аны башкаруны сорап Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиевага мөрәҗәгать иткәннәр. Танылган җырчы бик теләп ризалашкан. Ул авыл бәйрәменә дә кайткан иде, җырны бөтен халык алдында яңгыратты. Халык гөрләтеп кул чапты. “Күңел түрләренә үтәрлек итеп җырладың, Резидә, син хәзер үзең дә Төгәлбәй кызы!”–диделәр, туганнарыдай якын иттеләр.

Татар Төгәлбәе бәйрәме быел тагын да күләмлерәк, купшырак оештырылган иде. Авыл халкын, күп санлы кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов сәламләде, бәйрәм белән котлап, җылы теләкләрен җиткерде.

Кошки авыл җирлеге башлыгы Илнур Сираев исә авылда бәйрәм оештыруда зур җаваплылык белән ярдәм күрсәткән Ильяс Идиятуллинга, Илнар Гыйльмановка, Габдрәүф Шәмәрдәновка, Гөлшат Мингалиевкә һәм башкаларга олы рәхмәтләрен җиткерде. Бәйрәм күркәм үтсен, дигән теләк белән матди булышлык күрсәткән кешеләр тагын байтак булган.

Татар Төгәлбәе халкына Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты һәм аның рәисе Данис Шакиров исеменнән кайнар котлау һәм теләкләрне Миләүшә Гайфуллина ирештерде. Миләүшә ханым күп еллардан бирле Татарстанда Бөтендөнья татар гаиләсе фонды белән җитәкчелек итә. Ул Татар Төгәлбәенең табигатен дә, халкын да бик ошатуын әйтте. Ә инде авылның эшчән, тату, үрнәк гаиләләре Фәнил һәм Әлфиназ Гәрәевләрне, Малик һәм Гөлфия Сибгатуллиннарны, Илнар һәм Фирдания Гыйльмановларны, Мөдәррис һәм Исламия Фәтхетдиновларны сәхнә түренә чакырып, Бөтендөнья татар гаиләсе фонды исеменнән Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырды.

Шундый ук бүләкләргә Татар Төгәлбәенең зыялы дин әһеле Равил хәзрәт Минһаҗетдинов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәфидә Гатина да лаек булдылар.

Авыл бәйрәме дәртле-моңлы җырлар белән үрелеп барды. Резидә Шәрәфиевадан соң халык алдында җырчы Рөстәм Насыйбуллин чыгыш ясады. Татар дәүләт филармониясе артисты Рафаэль Якупов, бәйрәмне алып баручы нәфис сүз остасы  Миләүшә Насыйбулллина да җырлар яңгыраттылар.

Кунак булып килгән мәдәният хезмәткәрләре Алсу Нәҗми һәм Дилбәр Казакова кызык итеп уеннар оештырдылар. Башта кыстатыбрак торган авыл кешеләре белән алар бик тиз уртак тел таптылар. Уеннар кызды, бәйге-ярышларда катнашучылар арта барды. Утын бүкәне өстендә төрле көйләргә биеделәр дә, сулы табаны табагач белән тиз-тиз йөртүдә дә сынаштылар.

Балалар өчен батут эшләде, кечкенә машиналарда җилдереп әйләнергә мәйданчык та булдырылган иде.

Арырак күмер самовары кайнап утырды,  тәм-томнар, төрле товарлар белән тулы сәүдә рәтләре гөрләп эшләп торды. Халык рәхәтләнеп ял итте, аралашты, концерт карады.

Бәйрәмгә зур әзерлек алып барылганы, оештыручыларның күп тырышлык куйганы күз алдында. Авыл урамнары җыештырылган, баганаларга төсле шарлар эленгән. Бәйрәм мәйданы да матур итеп бизәлгән.

Татар Төгәлбәендә быел районда беренче булып авыл бәйрәме үткәрелде. Ул озакка истә калырлык  күңелле, эчтәлекле, бер сүз белән әйткәндә, уңышлы узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев