Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: тел язмышын кайгыртып

2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак узып бара. Шул уңайдан билгеләнгән бурычларның үтәлешен, хәл ителергә тиешле мәсьәләләрне карап тикшерү максаты белән район башлыгы Александр Никошин җитәкчелегендә киңәшмә узды.

Туган телләргә өйрәтү гаиләдә башлана һәм мәгариф системасының иң беренче буыны – балалар бакчасында дәвам иттерелә. Район мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениеләрендә бу эшнең ничек башкарылуы хакында мәгариф идарәсе методисты Фәүзия Гыймадиева сөйләде.
–Бездә 31 мәктәпкәчә учреждение бар, шуларның 16 сында балаларга тәрбия бирү, аларны укырга өйрәтү татар телендә алып барыла. Татар гаиләләрендә үсүче 388 баланың 230 ы ана телендә тәрбия ала,–диде ул.
Александр Никошин яңа уку елында беренче сыйныфларга ничә укучы кабул ителүе, аларның күпмесе татар телендә белем алуы турында сорашты. 
Район мәгариф идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Сурия Вәлиева әйтүенә караганда, беренче сыйныфларда 203 бала белем ала икән. Шуларның 86 сы татар гаиләләреннән. Һәм аларның 46 сы туган телләрендә укый. Бу сан алдагы ел белән чагыштырганда бераз югарырак.
Район үзәге Базарлы Матакта балаларны туган телләрендә укыту ничек куелган соң? Нәби Дәүли исемендәге гимназия директоры Фәридә Яруллина чыгышыннан күренгәнчә, беренче сыйныфка 35 укучы кабул ителгән. Кечкенәләрнең 19 ы татар сыйныфларында белем ала башлаган. Гимназиядә иң кечкенә укучылар бер татар һәм бер рус сыйныфларында белем ала.
Ә Базарлы Матак гомумбелем бирү мәктәбенең беренче сыйныфларына килүчеләр бары рус телендә генә укыйлар икән. Мәктәп директоры Луиза Абдрахманова аңлатмасыннан күренгәнчә, беренче сыйныфка 79 бала кабул иткәннәр, аларның 46 сы татар гаиләләрендә үсә. Татар балалары туган телләрендә кайбер фәннәрне генә укый. Шул ук вакытта  алар ана телен бик яратып, бирелеп өйрәнәләр икән. Алай гына да түгел, хәтта башка милләт балалары да, әлбәттә, әти-әниләре ризалыгы белән, татар телендә сөйләшергә, укый-язырга өйрәнергә теләк белдергәннәр. 
Александр Никошин: “Татар һәм чуаш балалары һичшиксез туган телләрен өйрәнергә тиешләр”,–дип ассызыклады. Моңа ирешү өчен балаларның ата-аналары белән алдан ук сөйләшергә, аңлату эше алып барырга кирәк, билгеле. Әгәр сабыйлар балалар бакчасында ана телендә сөйләшү, уку күнекмәләре алалар икән, мәктәпкә кергәч бу сабыйлар өчен туган телләрендә укып китү табигый да, ансат та булачак бит.
Туган телләрне саклау һәм үстерү бары мәгариф системасы бурычы гына түгел, бу мөһим мәсьәлә бик күп тармакларга кагыла. Моны истә тотып, район җитәкчелеге үткәргән киңәшмә-җыелышларда чыгышларның русча гына түгел, башка телләрдә дә ешрак яңгыравын хупларга кирәк. Шунысын әйтеп үтик: соңгы елларда чынлап та район киңәшмәләре ике телдә алып барыла башлады. 
Туган телләрне саклау, киң куллануга ирешү максатында районда үтә торган мәдәният чараларын рус, татар һәм чуаш телләрендә алып баралар, җырлар, сөйләм жанры осталары чыгышлары да әнә шул телләрдә яңгырый. Киңәшмәдә район башлыгы Александр Никошин мәдәни чараларны оештырганда районыбызда яшәүче халыкларның милли гореф-гадәтләре күбрәк исәпкә алынсын, халык киемнәре сәхнә түрендә булсын, тамашачыларга милли ризыклар хакында кызыклы мәгълүматлар да җиткерелсен, дигән теләген белдерде.
–Спорт ярышлары, уеннар үткәргәндә дә шундый ук юнәлештә эшләргә тиеш без. Әйтик, мәйданда көрәш бәйгесе бара. Аны алып баручылар һәм оештыручылар тамашачыларга спортның бу төре тарихы,  атаклы көрәшчеләр турында кызык итеп сөйләсәләр, башка чаралар белән күрсәтә белсәләр, мондый бәйрәмнәр, ярышлар нинди мавыктыргыч, эчтәлекле үтәр иде. 
Киңәшмәдә учреждение, оешма һәм предприятиеләр, кибетләр һәм башка хезмәт күрсәтү оешмалары биналарындагы элмә такталар турында да сөйләштеләр. Билгеле булганча, Татарстанда элмә такталар ике дәүләт телендә – русча һәм татарча булырга тиеш. Күп җирдә үтәлә бу законлы таләп. Әмма җитешсезлекләр дә бар: кайбер җитәкчеләр, эшмәкәрләр аны ишетмәскә тырышалар. Базарлы Матак авыл советы башкарма комитеты җитәкчесе Фаяз Фәттахов чыгышыннан күренгәнчә, күп тапкыр кисәтүләргә карамастан, район үзәгендәге “Очаг” (эшмәкәр Нуруллин), “Смешные цены” (Мамедов), “Молоток” (Әхмәтҗанов), “Овощи и фрукты” (Пашаев) кибетләре, “Созвездие” (Дәүлиева) кафесы һәм башка шундый предприятеләрнең атамалары бары русча гына язылган, ә хуҗалар кисәтүләрне җавапсыз калдыра килә. Утырышта андый эшмәкәрләргә карата административ җаваплылыкка тарту кебек чаралар куллану хакында килешенде.
Туган телләргә багышланган ел тәмамланып килә. Ул безгә һәрберебезнең ана теленә булган мөнәсәбәте хакында уйлану, борынгы бабаларыбыздан калган мирасны кадерләп саклау һәм киләчәк буыннарга җиткерү өчен тиешлене эшләү, тормышыбызда киң кулланырга өйрәнү мөмкинлеге тудырды. Туган телләр елы моңа этәргеч булсын иде. Юкса, һәр милләтне милләт иткән, борынгы тамырлары белән, халкының тарихы белән бәйләп торган элемтәләр мәңгегә өзелергә мөмкин бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев