Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы террорлыкка каршы комиссиясендә хәвефсезлекне тәэмин итү чараларын көчәйтү хакында сүз барды

 17 октябрьдә Керчь шәһәренең политехника көллиятендә булган фаҗига әлкилеләрне дә зур хафага салды.

Бу көннәрдә кем белән генә аралашсаң, кая барып чыксаң да, сүз дистәләгән яшь кешеләр гомерен өзгән әрнүле хәлгә барып тоташа.

 

 Керчьтәге уку йор­тындагы фаҗига көне- сәгате белән башта интернет челтәрендә, аннан массакүләм мәгълүмат чараларын­да таралды. 18 яшьлек Владислав Росляков дигән студент үзе укы­ган көллияткә ау мы­лтыгы, шартлаткычлар алып кереп, вәхшиләрчә сабакташларына һәм укытучыларына ут ач­кан, шартлау оештыр­ган, аннары үз-үзенә аткан. Мондый канлы вакыйга нилектән ки­леп чыккан соң? Бил­геле, сораулар бик күп. Кешеләрне көллият бинасына уздырган­да контрольнең көчле булуы да бу фаҗигане булдырмый калыр иде бәлки… Ничек кенә булмасын, 21 егет- кызның гомерен өзгән, дистәләрчә кешенең сәламәтлегенә зур зыян салган бу гадәттән тыш хәл безне бик нык уй­ландырырга, имин­лекне тәэмин итү, уяу­лыкны арттыру буенча җитди чаралар күрүгә этәрергә тиеш.

Районыбызда соңгы елларда халыкның, аерым алганда, бала­лар һәм укучыларның хәвефсезлеген тәэмин итү буенча зур эшләр алып барыла. Әйтик, быел җәй “Яшь имәннәр” савыктыру лагеренда балаларның ялын оештырганда бу мәсьәләгә бик зур әһәмият бирелде. Ла­герьда тәүлек әйләнәсе Болгар шәһәреннән мах­сус сак хезмәте кизү тор­ды. Бөтен территориягә видеокүзәтү урнашты­рылды.

Мәктәпләр, бала­лар бакчаларының барысы да диярлек үзәкләштерелгән тревога сигнализациясе кнопка­лары, видеокүзәтү белән тәэмин ителгән. Бала­лар учреждениеләрендә ишек аша үткәрүнең махсус режимы гамәлгә кертелде.

 

 Танып белгән кеше бул­са да, ишек төбендәге вах­тер һәркемне паспорт мәгълүматларын махсус жур­налга теркәп, кулыңдагы сумкаңны карап, кизү торучы укытучыны чакырып кына эчкә үткәрергә тиеш.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Сүрия Вәлиева әйтүенчә, Керчь фаҗигасеннән соң икенче көнне үк алар мәктәп ди­ректорларын җыеп җитди сөйләшү үткәргәннәр. Һәр уку йортында кешеләрне ишектән уздырганда контрольне тагын да көчәйтү таләбе куелган. Дөрес, район мәктәпләренә хәрбиләштерелгән сак хезмәте җәлеп итү мөмкинлеге юк. Шуңа үзләрендә булган персо­нал белән инструктаж үткәреп, кешеләрне кертү режимын даими контрольга алу бурычы билгеләнгән.

Сүрия Шәһитовна билгеләп үткәнчә, сыйныф җитәкчеләренә укучыларын мәктәпкә килгәндә каршы алып, укулар тәмамлангач ишектән озатып кую йөкләнә. Моннан тыш, мәктәптә укучыларның интернет челтәрендә күбрәк нинди сайтлар, нинди мәгълүматлар белән кызыксынуларын ае­рым контрольгә ала башла­ганнар.

Террорлыкка каршы район комиссиясенең кичә булган утырышында да мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, Алек­сеевск агрокөллиятенең Ба­зарлы Матак филиалында һәм башка учреждениеләрдә иминлекне тәэмин итү хакын­да сүз барды. Комиссия рәисе, район башлыгы Александр Никошин һәр учреждениегә кешеләрне керткәндә контр­оль һәм уяулыкны арттыру за­рурлыгына басым ясады.

Район прокуроры Руслан Гыйзәтов бәла-казадан сакла­ну чараларының һәркайсын документлаштыра барып, аларның үтәлеше буен­ча җаваплылыкны көчәйтү таләбен куйды.

Әле яңарак кына Казанда концертта булып кайткан бер танышым ишектән металл эзләгеч рамнар аша үткәреп, сумкаларны тикшереп кенә кертүләре хакында сөйләде. Бездә дә халык күп җыела торган урыннарга, әйтик, та­маша, спорт залларына шулай җентекләп тикшереп үткәрә башлауга аңлап карарга кирәк. Болар барысы да безнең имин­лек хакына эшләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев