Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы трассаларын кардан чистартуда 20 берәмлек техника эшли

Бу кыш салкыннарын да, бураннарын да күрсәтә. Соңгы берничә көндә яуган көчле кар урамнарга һәм юлларга тирән көртләр салды.

Юл хезмәтчәннәре Яңа ел бәйрәмнәреннән соң булган бураннардан ял итеп тә өлгермәделәр, кабат тәүлек әйләнәсе юлларны кардан чистартуда эшлиләр.

“Алексеевскдорстрой”ның  район участогы начальнигы Рашат Гыйззәтуллин сүзләренә караганда, юлларны кар көртләреннән арындыруга 20 берәмлек техника җәлеп ителгән. Болар төрле җайланмалар белән җиһазланган юл машиналары, эттергечле КамАЗлар, төрле тракторлар, автогрейдерлар, погрузчиклар.  Техника керә алмаган урыннарда (тукталышларда, хәвефле участоклардагы металл киртә тирәләрендә) карны көрәк белән Рамил Гайфуллин җитәкчелегендәге бригада эшчеләре чистарта.

Бу эшләр әле дә дәвам итә. Авыл җирлекләрендә торак пунктларны кардан чистарту эшен җирле власть органнары оештыра. Биредә дә юл техникасы караңгы таңнан эшкә керешә. Чөнки бит иртәнге савымнан соң шәхси хуҗалыклардан җыелган сөтне үзвакытында кабул итү пунктларына илтеп өлгерергә кирәк.

Ә сездә урамнарны, юлларны кардан чистарту эше ничек башкарыла? Комментарийлар языгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев