Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы туган як тарихы музеенда агрокөллият укучылары белән ТАССРның 100 еллыгына багышланган чара үткәрелде

С.Лисенков исемендәге туган як тарихы музеенда ТАССРның 100 еллыгына багышланган чара үткәрделәр.

Анда Алексеевск агрокөллиятенең район филиалы укучылары катнашты. Музей хезмәткәрләре аларга ТАССР төзелү тарихы һәм аның үсеш сәхифәләре турында сөйләделәр. Аннан соң музей кысаларында “Минем кече Ватаным” дигән тематик квест оештырылды. Ике команда үзебезнең туган як тарихын белүдә, музей экспонатлары арасында кирәкле документларны, фоторәсемнәрне, акчаларны һәм билгеләнгән темага караган бүтән материалларны табуда ярыштылар. Командалар алдына билгеләнгән вакытта маршрут буенча узу, башваткычларны дөрес чишү, биремнәрне үтәү, эрудицияңне, бергәләп эшли белү осталыгыңны күрсәтү бурычы куелган иде. “Патриот” командасы  оешканрак һәм оперативрак булды, биремнәрне тизрәк үтәде. “Яшь гвардия” исә икенче урынга чыкты.

Ахырда  укучылар белән “Татарстан Республикасы халыкларының көнкүреше” дигән темага музей заллары буенча экскурсия үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев