23 март 2019 яңалыклары
-
Әлки районы туган як тарихы музеенда агрокөллият укучылары белән ТАССРның 100 еллыгына багышланган чара үткәрелде
С.Лисенков исемендәге туган як тарихы музеенда ТАССРның 100 еллыгына багышланган чара үткәрделәр.
-
Әлки районы Бабай Чаллы авылында яшәүче Гөлия Шәйдуллина 24 яшенә 5 бала әнисе булды. Фото
Бәби кайткан өйнең морҗасыннан чыккан төтенгә карап торсаң да савап, дия иде әбием. Бала туу гомер-гомергә тормышта иң зур шатлык булган шул. Март кояшы җирне җылы нурлары белән юмарт коендырган бер көндә без Бибай Чаллысына, әнә шундый сөенеч белән тулы Самат һәм Гөлия Шәйдуллиннар өенә юл тоттык. Бу гаиләне уникаль дисәң дә була, яшь әни – 24 яшьлек Гөлия күптән түгел бишенче баласын тапты!
-
Әлки районының Борискино җирлегендә аналог тапшырулар караучылар саны бишәү генә калган
Борискино авыл җирлегендә дистәдән артык йортта аналог тапшырулар карыйлар иде, бүген инде андыйлар саны бишәү генә калган. Безгә бу хакта авыл җирлеге башлыгы Галина Самарина хәбәр итте.