Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Борискино җирлегендә аналог тапшырулар караучылар саны бишәү генә калган

Борискино авыл җирлегендә дистәдән артык йортта аналог тапшырулар карыйлар иде, бүген инде андыйлар саны бишәү генә калган. Безгә бу хакта авыл җирлеге башлыгы Галина Самарина хәбәр итте.

Борискино җирлегендә яшәүчеләргә цифрлы телетапшыруларга күчәргә волонтер буларак ярдәм итү өчен Михаил Свежов курсларда укып кайткан. Ул иске телевизорлардан файдаланучы һәр йортка (яңа телевизорлылар цифрлы каналларны инде карыйлар) кереп, аналог тапшыруларның июнь башында бетәсен, цифрлы тапшыруларга тоташу өчен ни эшләргә кирәклеген аңлаткан.

Борискинода яшәүче Надежда Белова да элегрәк чыккан телевизордан аналог тапшырулар карый икән. Михаил Свежов аңа почта аша цифрлы телетапшырулар өчен приставка сатып алырга киңәш иткән. Бүген-иртәгә Надежда түтигә приставка кайтачак, һәм ул цифрлы, әйбәт сыйфатлы 20 телеканалны карый башлаячак.

Галина Самарина әйтүенчә, 1 апрельгә җирлектә бөтен кеше цифрлы телетапшыруларга күчеп бетәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев