Әлки районы: уңганнарның кабагы уңды
Әхмәт авылында яшәүче Рәфис һәм Сәвия Гыйләҗевлар быел кабактан хәйран зур уңыш алганнар.
Рәфис белән Сәвия икесе дә Әхмәт төп мәктәбендә эшлиләр. Зур яшелчә бакчаларында күп итеп бәрәңге дә, кабак та үстерәләр. Аларның бәрәңгеләре дә быел бик уңды. Эре-эре кабакларны исә бакчадан трактор белән ташыганнар.
Билгеле, бу кадәр кабакны үзләре генә ашап бетерә алмыйлар. Алар аны малларга да бирәләр. Кабак тәмле дә, файдалы да ризык. Аны терлек-туар да бик ярата. Көз буе алларында печән, фураж гына түгел, сусыл кабак та булгангадыр, Гыйләҗевларның сыерлары сөтле, үгезләре көр.
Кабакны шулай шәп үстерүче Рәфис икән. Күренеп тора, ул хезмәтен җәлләмәгән, шуңа кабаклары да мул уңыш белән сөендергән. Бакча тулы кабакны җыеп урнаштырырга Рәфискә абыйсы Мидхәт булышкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев