Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Ватан Геройларын искә алдык. ФОТО

9 декабрьдә билгеләп үтелүче Ватан Геройлары көне уңаеннан районда күп төрле чаралар узды. Ә шимбә көнне район үзәгендәге Геройлар паркында тантаналы митинг үткәрелде.

 

Ватан геройлары көне илебездә 2007 елдан бирле үткәрелә.  Бу дата илебезнең сугышчан һәм хезмәт батырлыклары тарихын берләштерә, чын мәгънәсендә каһарман ил булган Ватаныбыз белән горурлану тойгысы уята. Ватан Геройлары көне  яшьләребезне патриотик рухта тәрбияләүгә дә зур өлеш кертә.

Геройлар паркында митинг Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары әзерләгән тирән эчтәлекле әдәби-музыкаль монтаж белән башланды. Аннан сүз район башлыгы Александр Никошинга бирелде.

–Әлки җиреннән фронтка китеп, алты райондашыбыз Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды. Ә биш әлкиле Социалистик Хезмәт Герое дигән югары исемгә ия. Кызганыч, бүген инде аларның берсе дә арабызда юк. Әмма каһарманнарның Ватаныбыз хакына кылган сугышчан һәм хезмәт батырлыклары онытылмый, халык күңелендә яши. Без алар белән чын-чынлап горурланабыз. Геройларыбызның исемнәре һәм фотосурәтләре бу парктагы стелада урын алган,–диде район җитәкчесе.

Район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев үз чыгышында  сугыш елларында  зур батырлыклар күрсәткән, әмма ниндидер сәбәпләр аркасында югары дәрәҗәдәге бүләккә ия булмый калганнар турында сөйләде. Шундыйларның берсе – Базарлы Матакта яшәгән Минһаҗ Хәбибуллин. Киләчәктә бу паркта андыйларның да исемнәре мәңгеләштерелер әле.

Митингка килгән хезмәт ветераннары, әфганчылар Советлар Союзы Геройлары стеласына тере чәчәкләр салдылар.

 

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев