Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы вәкилләре Казан ярминкәсендә 1,2 миллион сумлык товар белән катнаштылар

Узган шимбәдә авыл җирлекләре вәкилләре Казанның Дәрвишләр бистәсендә көзге ярминкәдә катнаштылар.

Алар 28 сәүдә ноктасы аша кала халкына хезмәт күрсәтте. Сатуда сыер, сарык, дуңгыз, куян, кош итләре, бәрәңге, төрле яшелчә, сөт һәм аннан ясалган ризыклар, бөртек, фураж, ярмалар бар иде. Казанлылар шулай ук Әлки балын, район сулыкларында тотылган балыкны яратып сатып алганнар.

Авыл җирлекләре вәкилләреннән тыш ярминкәдә “Кызыл Шәрык-Агро” филиаллары, “Хузангай”, “Яшь көч” җәмгыятьләре, “Салман” дуңгызчылык комплексы, район кулланучылар җәмгыяте (“Эдем” аша эшләгәннәр) актив катнашты. Ярминкәгә 1 миллион 200 мең сумлык товар алып барылса, аның күпчелек өлеше сатылган.

Ярминкәгә килүчеләрне район мәдәният хезмәткәрләре күрсәткән концерт та сөендергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев