Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы вәкилләре Казанның Дәрвишләр бистәсе ярминкәсендә 1 миллион 200 мең сумлык товар сатты. ФОТО

13 октябрьдә Казанның Дәрвишләр бистәсендә үткән ярминкәдә әлкилеләрнең сәүдә чатырлары яныннан халык өзелмәде.

 
Берничә ел дәвамында районыбыз Казандагы Дәрвишләр бистәсендә ике атнага бер тапкыр ярминкәләр үткәрүдә катнаша. Безнең товар җитештерүчеләребез шәһәр кешеләренең ихтыяҗын тулысынча диярлек белеп бетерде инде. Ярминкәгә сорау зур булган азык-төлекне күбрәк алып барырга тырышалар. Быел районыбызга ярминкә оештыру өчен мәйданчык та зуррак бирелә. 
Халык авыл нигъмәтләрен көтеп ала. Бу юлы казанлыларга “Тяминов” фермер хуҗалыгы килограммын 12 сумнан бәрәңге, “Эдем” җәмгыяте яшелчә һәм җиләк-җимеш, ярымфабрикатлар, “Хузангай” ҖЧҖ төрле ярмалар, “Кызыл Шәрык-Агро” ит, бөртек, сөт, “Салман” дуңгызчылык комплексы ит тәкъдим иттеләр.
Казан ярминкәләрендә Базарлы Матактан Михаил Абрамов үз умарталыгыннан бал белән, Илнар Гарипов – киез итекләр сатып даими катнашалар. Иске Матактан Александр Лычниковның “курдюк” токымлы сарык итен (350 сумнан) һәм кәбестәләрен дә шәһәрлеләр яратып ала. 
Үз товарлары белән ярминкәдә катнашырга теләге булганнарга авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итәргә кирәк. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев