Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: яңа чир сәламәт булган кешене дә  2-3 көндә җиңә

Телевизорны кабыздың исә,  коронавирустан берәр күренекле шәхеснең, артистның үлүе хакында ишетәсең.

  Бу чир белән авырып вафат булучылар күбәйде шул соңгы вакытта. Ковид байны да, ярлыны да аямый, югары урыннарда утыручыларны да читләтеп үтми. 
Чирләп киткән, коронавирус нәтиҗәсендә гомерләре өзелгән кешеләрнең күпчелеге  ковидка каршы вакцина ясатмаган булуы ачыклана. Дөрес, прививка ясатучылар да чирләп китәргә мөмкин, диләр табиблар. Әмма андыйлар авыруны җиңел үткәрә икән. Кайберәүләрнең организмында вакцина кадатканнан соң антитәнчекләр тиз генә барлыкка килми икән бит, моның өчен билгеле бер вакыт кирәк.
Быел районда яшәүче  48 кешенең коронавирустан үлүе лаборатория анализлары белән расланган. Шуның өстенә авыл зиратларына шәһәрләрдә яшәгән һәм ковидтан үлгән күпме якташларны, туганнарны кайтарып җирләделәр!..
Инде Роспотребнадзорның райондагы вәкиле Алмас Абзалов коронавирусның тагын да куркынычрак штаммы (аны омикрон дип атап та өлгерделәр)  тарала башлау  хакында хәбәр итте. Ул  30 яшькә кадәргеләрне дә аямый. Чир әле генә сәламәт булган кешене дә  2-3 көндә җиңә -  үпкәсенең 60 процентын зарарлый икән.
Алмас Абзалов узган ел ковидтан чирләүчеләрнең 1,8-2 проценты гына үлсә, быел бу күрсәткеч 3 проценттан артты, ди.
Коронавируска каршы көрәш буенча район комиссиясе утырышында Базарлы Матак үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Одушкина 60 яшьтән өлкәннәр арасында прививка ясату сүлпән бару турында борчылып чыгыш ясады.
Өлкәннәр өчен чир гаять куркыныч булып кала. Коронавирустан үлүчеләр арасында да 70 процентка якыны 60 яшьтән өлкәннәр бит. Салман, Иске Салман, Иске Алпар, Ташбилге, Апак җирлекләрендә яшәүче өлкәннәр арасында вакцина ясатмаучылар күп. Район башлыгы Александр Никошин авылларда һәр олы яшьтәге кеше белән сөйләшеп, аны прививка ясатырга күндерү мөһим, диде. Ул үзе дә Базарлы Матакта берничә урамда яшәүчеләр белән шул турыда сөйләшеп очрашулар үткәрде.
Районда ревакцинацияләү әйбәт бара. Кабат прививканы медицина хезмәткәрләре, укытучылар, мәдәният өлкәсендә хезмәт куючылар актив ясатты.
Ревакцинация беренче прививканы ясатканнан соң 6 ай үткәч киңәш ителә. Ул бигрәк тә эпедимия чорында, ягъни хәзерге вкытта, бик мөһим чара.
Редакция хезмәткәрләре дә 100 процент прививка ясатканнар иде. Хәзер моны икенче кат ясатуга керештек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев