Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: “Яшь имәннәр” лагерында балалар әйбәт туклана, анда тәүлек әйләнәсе каравыл эшли

Балаларны җәйге ялга озатканда һәр ата-ана сабыйларының тамагы тук булырмы, көтелмәгән хәл килеп чыкмасмы, дип борчыла.

“Яшь имәннәр” балалар сәламәтлеген  ныгыту лагерында булганда без дә иң элек шуларга игътибар итәргә булдык. Без дигәнем: кеше хокуклары буенча район вәкиле Фәридә Яруллина, балалар хокукы буенча вәкил Лилия Хәбибуллина, мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Наталья Захарова, Базарлы Матак мәктәбенең әти-әниләр комитетыннан Әлфия Сафина. Әлфиянең исә баласы да бу сменада ял итә икән. Шуңа да балаларны тукландыру, аларны файдалы һәм куркынычсыз ял иттерү мәсьәләсе аны аеруча кызыкындырды. 
Лагерьга өченче төркемгә  40 бала кабул ителгән. Аларны көнгә  биш тапкыр тукландыру каралган. Без анда булганда төшке аш вакыты иде. Ашханәдә кашыкларның тәлинкәгә кагылган тавышы гына ишетелеп тора. Күрәбез: балалар яратып ашыйлар. Аларга апалары өйлә вакытына кәбестә ашы, пылау пешергәннәр. Һәр бала алдында – яшелчәләрдән хәзерләнгән витаминлы салат һәм җиләк- җимеш  компоты. Ипине балалар үзләре сайлап ала: агы да, карасы да бар.
Без балалардан ашларыннан бүлдереп, сораштык:
–     Тәмле ашаталармы, туясызмы? – дибез.
Бер өстәл артында утырган алты кыз һәм малай бертавыштан: «Пешерүче апалар  безне бик тәмле сыйлыйлар», – диделәр.
Әлеге балалар ял итү чорында  лагерь ашханәсендә Нәби Дәүли исемендәге  гимназия пешерүчеләре эшли икән. Өлкән аш пешерүче Рамилә Хәйдәрова, аның ярдәмчеләре Гөлсинә Сабирова һәм Гөлсәрия Төхвәтуллина ял итүче балаларны тәмле итеп, бар осталыкларын, тырышлыкларын куеп сыйларга тырышалар. 
– Безгә азык-төлекне “Эдем” җәмгыяте китереп тора. Алардан бары тик     сыйфатлы азык кына кабул итәбез. Яшелчә, җиләк-җимешне алар аз-азлап китерә, һәрчак яңа өлгергәннәрен генә, – ди Рамилә Хәйдәрова.
Төшке аш тәмамлангач балалар: “Тәмле ашатканнары өчен, аш пешерүче апаларга рәхмәт!” дип, бертавыштан әйтеп куйдылар.
Кыз һәм малайларның яллары эчтәлекле, файдалы узсын өчен биредә һәр көнне яңа программа төзелә. Өлкән педагог-оештыручы Гөлсинә Мөнир кызы Морякова һәр көнгә төзелгән чаралар белән таныштырды. Монда рәсем ясау, спорт белән шөгылләнү, әйдәманлык сәләтен үстерү,  сәнгать түгәрәгендә  осталыкны камилләштерү юнәлешләре өстенлек итә. Биредә йокы бүлмәләре бик иркен, заманча итеп төзекләндерелгән. Берничә ел элек яңа корпуслар төзелгән иде. Иң мөһиме, кызларның да, малайларның да йокы бүлмәләре бик матур җыештырылган. Бер генә кирәкмәгән нәрсә дә анда күрмәдек. Димәк, балалар пөхтәлеккә, чисталыкка инде үзләре дә  күнеккәннәр, аны саклыйлар.
Монда заманча итеп медицина кабинеты эшләнгән. Район үзәк хастаханәсеннән шәфкать туташлары чиратлап килеп эшлиләр икән. Әлегәчә аларга  җитди чирләр белән мөрәҗәгать итүче булмаган. “Яшь имәннәр” лагеры директоры Валерий Балакиров әйтүенә караганда, балалар  иминлеге җитди контрольдә икән. Иминлекне шәхси сак күзәтүе таэмин итә. Лагерь мәйданында күп урыннарга видеокүзәтүләр урнаштырылган. Видеокүзәтүләр каравыл бүлмәсендәге мониторга килә. Димәк, чит-ят кешегә үтү биредә мөмкин хәл түгел. 
Иң мөһиме, балалар җылы, кояшлы көннәрдә табигать кочагында үткәргән ялда сәләтләрен үстерсеннәр һәм туплап киләсе уку елына хәзерләнсеннәр иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев