Әлки районы: "Яшь көч” җәмгыятендә урып-җыюны бер генә комбайн башкара
2990 гектар сөрү җире булган “Яшь көч” җәмгыяте – гомергә инвесторлар ярдәменнән башка эшләгән хуҗалык. Аңа 430 пайчы үзенең җир кишәрлекләрен тапшырган. Җәмгыять игенчелектә алган уңышларыннан һәр елны пайчыларына да өлеш чыгарырга тырыша.
Күптән түгел районның иң алдынгы хуҗалыгы булган “Әлки” совхозының элекке җитәкчесе Рафаэль Ибәтуллин белән сөйләшеп тордык. “Хәзер “Кызыл Шәрык” составындагы җитәкчеләргә эшләве күпкә җиңелрәк. Ягулык, орлык кайгыртасы юк – ташып торалар, техниканы, запас частьләрне кайтаралар. Элекке елларда бу мәсьәләләрне хуҗалык җитәкчеләре үзләре төрле юлларын табып хәл итәргә мәҗбүрләр иде бит”,–ди ул.
Районда әле элекке колхоз-совхозлар сыман мөстәкыйль, бар нәрсәне үзе кайгыртып яшәгән хуҗалык – “Яшь көч” бар. Шушы арада без анда уракның барышы, гомумән, авыл хуҗалыгындагы эшләр белән якыннан танышып кайттык.
“Яшь көч” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте белән менә өч дистә ел инде Фәнис Хәмитов җитәкчелек итә. Бары аның үҗәтлеге, тырышлыгы, әрсезлеге нәтиҗәсендә әлеге хуҗалык таркалмыйча, инвесторларга кушылмыйча яшәп кала алды. Фәнис Габделәхәтович, нинди генә катлаулы проблемалар туса да, югалып калмый, күңелен төшерми. Хуҗалыктагы эшләре белән кызыксынсаң, ул һәрчак елмаеп: “Бар да яхшы”,–дип җавап бирер. Ә бу көннәрдә аның кәефе тагын да күтәренке – хуҗалыкның кайсы тарафына барып чыксаң да, хезмәт кайнап тора.
Җитәкче безне иң элек урып-җыю эшләре белән таныштырырга булды. 74 гектарлы арпа басуында бердәнбер комбайн турыдан-туры суктырып йөри.
–Тагын бер иске “Дон” бар иде дә, еш ватыла. Эшләп файда китерә алмас дип, туктаттык анысын. Инде тиздән лизингка 14 миллион сумлык “Полесье-12” комбайны сатып алабыз,–ди Фәнис Габделәхәтович.
Әлеге бердәнбер кыр корабы комбайнчысы Ришат Әсәтов белән сөйләшәбез.
–Мин былтыр берүзем 1100 гектар җирдән игеннәрне суктырып алган идем. Күз тимәсен, быел да “Полесье-10” комбайным матур гына эшли. Көзге бодай инде урып-җыелды. Бу арпа кырын бүген бетерсәм, икенче арпа басуына төшәм. Анысында уңышы да әйбәтрәк күренә,–дип сөенеп сөйли комбайнчы.
Ришат Әсәтов “Яшь көч”тә инде егерменче ел уракта катнаша. Аңа кадәр әле “Сельхозтехника”да комбайнда эшләгән.
Фәнис Хәмитов әйтүенә караганда, бу кырда көзеннән бодай чәчелгән булган. Әмма салкын кышта уҗымнар нык өшегән. Шуңа күрә язын бу басуга арпа чәчкәннәр. Ләкин бу вакытта язгы дым шактый югалган була. Арпаның уңышы 12 центнер тирәсе генә чыга.
Көзге бодайның башка кырларыннан гектардан 20 шәр центнер бөртек суктырып алганнар. Бу теләгән кадәр ашлама кертә алмаган басулар өчен елына күрә бик әйбәт күрсәткеч.
Гомумән, “Яшь көч” гомергә игенчелектә алдынгы хуҗалык булды. Биредә элита сортлы орлыклар җитештерү буенча нәтиҗәле эш алып барылды. Хуҗалыкның тәҗрибәле баш агрономы Әхәт Вәлиев бу юнәлештә зур уңышларга ирешеп хезмәт куйды. “Татарстан Республикасының атказанган агрономы” дигән мактаулы исемгә лаек булган Әхәт ага Вәлиев күптән инде лаеклы ялда. Әмма ул язгы-көзге чәчү кебек тынгысыз чорда хуҗалыкка һәрчак ярдәмгә килә.
“Яшь көч”нең тагын бер ышанычлы ярдәмчесе – гомерлек тракторчы Фәнис ага Гәрәев. 70 яшь белән барган ветеран әле МТЗ тракторында ваттырып эшләп йөри. Фәнис абый бу юлы комбайн астыннан бөртекне ындыр табагына ташуда хезмәт куя иде.
–Шушы көннәрдә көзге чәчүгә төшәбез. Чәчкечләрне карап чыктым. Җирләр әзер. Алла боерса, чәчү эшләрен җиренә җиткереп башкарырбыз,–ди өлкән механизатор.
Әйе, биредә көзге чәчү эшләренә тулы куәткә әзерлек бара. Владимир Пастухов һәм Владимир Никитин К-701 тракторлары белән җир эшкәртәләр. Хуҗалыкта быел да уҗым басулары мәйданнарын киметмичә чәчәргә дип торалар.
Менә без терлекчелек биналары янына кайтып туктадык. Монда маллар өчен сенаж салу эшләре бара. Сусыл азык терлекләр корпусы белән янәшә базга тутырыла.Терлекчелек тармагы белән Фәнис Хәмитовның улы Адель җитәкчелек итә. Аның карамагында 110 баш мөгезле эре терлек.
Азык хәзерләү комбайнында Виктор Аверьянов эшли. Яшел массаны МТЗ тракторлары белән Николай Викторов һәм Владимир Арнаков ташып торалар. Ә базда сенажны ДТ-75 тракторында Андрей Марготнов таптата.
Бер үк вакытта терлекчелек фермасы тирәсендәге органик черемәне басуларга чыгару эше дә оештырылган. Янәшәдәге 70 гектарлы кырга инде маллар корпусы артындагы зур-зур өем черемәне ташып та куйганнар. Хәзер алгы яктагы тирес өемнәрен чыгара башлаганнар. Сый алган ул кырларга киләсе язда силос өчен кукуруз чәчәргә дип торалар.
Тагын бер бригада кырдагы саламнарны рулоннарга төреп, прицепка төяп азык утарына ташый. Бу эштә Алексеевск аграр көллиятенең Базарлы Матак филиалын быел тәмамлаган Түбән Әлки егете Салават Исхаков һәм Югары Әлкинең тәҗрибәле тракторчысы Ислам Галиуллин тырышып хезмәт куялар.
Салават Исхаков безгә Сабан туйларында ат чабышларында катнашып һәрчак призлы урыннар алуы белән дә яхшы таныш.
Мин яшь механизатордан алга нинди планнар белән яшәвен сораштым.
–Көзгә солдат хезмәтенә китәргә дип хыялланам. Бәлки десантчы яисә моряк итеп алырлар. Ә инде алга таба атлар үрчетү кәсебенә керешеп китмәкче булам. Хәзер әти-әниләр хуҗалыгында дүрт ат асрыйбыз. Бик яратам бахбайларны,–ди Салават.
Хуҗалыкның ындыр табагына кергән икмәкнең бөртеген дә югалтмыйча, чистартып амбарларга урнаштырып баралар.
Фәнис Хәмитов үзләрендә төрле юнәлештәге эшләрнең көйле баруында эшмәкәр Альберт Шәйхетдиновның ярдәме зур булуын әйтә. Эшмәкәр көнбагыш уңышы белән түләү хисабына хуҗалыкка ягулык, запас частьләр өчен акча белән даими ярдәм итә икән. Үзара ярдәмләшеп эшләү исә ике як өчен дә отышлы.
Рәсемнәрдә: тәҗрибәле тракторчы Ислам Галиуллин, районның алдынгы комбайнчысы Ришат Әсәтов, кулына яңарак кына механизатор таныклыгы алган Салават Исхаков. /Фото: азат низамиев, «әлки хәбәрләре».
Өлкән тракторчы Фәнис Гәрәев. /Фото: азат низамиев, «әлки хәбәрләре».
Адель Хәмитов карамагында – 110 баш мөгезле эре терлек. /Фото: азат низамиев, «әлки хәбәрләре».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев