Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Югары Колчурино җирлегендә үткән җыеннарда халык сорау-тәкъдимнәрне яудырды гына

Яңа елга аяк басу белән үткәненә йомгак ясап, алдагысына планнар корабыз.

Бу атнада авыл җирлекләрендә дә җыеннар башланды. Анда халык җирлек башлыкларының узган елда башкарылган эшләргә хисабын тыңлый, үз фикерләрен җиткерә, бәясен бирә. Җыеннарда көнүзәк мәсьәләләр, проблемалар күтәрелә, аларны чишү юллары билгеләнә.

Шундый  хисап җыелышларының беренчеләре Югары Колчурино җирлегендә узды. Алар эшендә район башлыгы Александр Никошин, оешма-учреждениеләр вәкилләре катнашты.

 

 

Югары һәм Түбән Колчурино авыллары бер-берсенә терәлеп диярлек урнашса да, алар күп яктан аерыла. Түбән Колчурино урамнарындагы яңа төзелгән зур-зур йортлар  биредә яшәүчеләрнең нык хуҗалык алып баруы хакында сөйли. Авылда яшь гаиләләр шактый. Алар мал-туар асрап, күбесе “Хузангай” җәмгыятендә хезмәт куеп, салада тормышны җанлы итеп алып баралар. Мондагы балалар бакчасына 9 сабый йөри, башлангыч мәктәптә 14 укучы белем ала.

Югары Колчуринода исә халыкның күпчелеге пенсия яшендәгеләр. Дөрес, биредә дә күп балалы гаиләләр бар. Балалар бакчасында әнә 8 сабый тәрбияләнә. Ә менә башлангыч мәктәптә бары 3 бала укый. Чуаш Борнае урта мәктәбенә йөреп белем алучы 34 укучының да күпчелеге Түбән Колчуринодан.

Түбән Колчурино авылында җыен бик тыныч үтте. Хәер, җыелыш башланганчы ук район хезмәтләре вәкилләреннән үзеңне борчыган сорауларга җавап алу мөмкин булды. Халыкның сораулары күбесенчә сәламәтлек саклау мәсьәләләренә кагылышлы иде. Дөрес, алар үз фельдшерлары эшеннән бик канәгать. Ә менә Хузангай табиблык амбулаториясеннән район үзәк хастаханәсенә  юллама алуда проблемалар чыгып торудан зарландылар. Бу мәсьәләне җайга салу өчен Александр Никошин һәр атнаның бер көнендә гомумпрактика табибы Иван Младшевка авылда халыкны кабул итүне оештырырга кушты.

Былтыр җирлектә биш бала туган, ә алты кеше бакыйлыкка күчкән. Бу районның башка авыл җирлекләре белән чагыштырганда әйбәт күрсәткеч.

Югары Колчурино җирлеге башлыгы Елена Краснова үзара салымнан күпме акча керүе, аңа авылларда нинди эшләр башкарылуы белән таныштырды. Хәер, әлеге эшләр барысы да күз алдында. Су скважинасы бораулауга 100 мең сум тотылган, зират тирәсен киртәләп алуга 237 мең сумлык материаллар алынган. Юлларны карап торуга – 165 мең сумнан артык, көнкүреш калдыкларын юк итүгә 37 мең сумга якын акча тотылган.

Халык үзара салымны вакытында түләгән. Бары 7 кеше әлегәчә бу бурычын үтәмәгән. Җыенда авыл халкы: “Ул кешеләрнең исемлеген клубка элеп куярга кирәк!” дип тә шаулап алды.

Югары Колчуринода исә җыен күпкә җанлы үтте. Сорау-тәкъдимнәрне халык яудырды гына. 1 Май урамында яшәүче бер апа:

–Безнең суүткәргеч күптән салынган, ул пыяла кебек, шартлап кына тора, яңаны сузасы иде,-дип зарланды.

Александр Никошин җирлек башлыгына кичекмәстән ул урамга яңа су трассасы салу проектын эшләп бетерү бурычын куйды. Әлеге эшне “Чиста су” республика программасына кертү мөмкинлеге бар. Әнә бит былтыр, проектлары әзер булгач, районның сигез авылында 55 миллион сумга су трассалары яңартылды.

“Төзелеш калдыкларын кая куярга?” дигән сорау да бирделәр.

–Әлегә моның өчен “Экосервис” машинасын чакыртырга мөмкин. Ә тора-бара без һәр авылга күләмле көнкүреш калдыклары өчен зур контейнерлар куячакбыз,-дип аңлатты район башлыгы.

Авылга “Хузангай” җәмгыяте кибете килеп сату итсен иде, дигән теләк тә белдерде авыл халкы. Бу мәсьәләне хәл итәргә килештеләр, иң мөһиме – кибет килгәч сатып алучысы булсын.

“Җирлегебез бик зур, эш-мәшәкате дә күп, трактор алып булмас микән”, дип тә сорадылар. Александр Никошин әлегә 5-7 авыллы кайбер җирлекләрдә дә тракторлар булмавын, бу мәсьәләнең игътибар үзәгендә икәнлеген әйтте, алга таба Югары Колчуриноны да тракторлы итәргә тырышырбыз, диде.

Ике авылда да халык үзара салымны 20 мартка чаклы түләргә, шуңа дәүләттән дүртләтә субсидия алып, быелга планлаштырган эшләрне күбрәк башкарырга дип килештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев