Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Югары Әлки авылында клуб ачу тантанасы булды

Югары Әлки – республикага күпләп сәнгать әһелләре үстереп биргән кабатланмас авыл ул.

Шунда туып үскән театр артистларын, җырчыларны, биючеләрне яратабыз, аларның иҗади уңышлары белән горурланабыз. Югары Әлки халкын әйткән дә юк инде – биредә һәркем диярлек мәдәният, сәнгать дип янып яши. Шушы авылда ремонтланганнан соң клубларын ачу тантанасы булды. Әлкилеләрнең озак көткән бу шатлыгын район башлыгы Александр Никошин, Россия Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова да уртаклаштылар.

 

Дөрес, авылда клуб элек тә эшләп торды. Гомумән, бу авыл халкы мәдәният, сәнгать үзәгеннән башка яши дә алмас иде, мөгаен. Әллә Югары Әлкинең суы шундый, әллә һавасы: биредә Татарстанның танылган артистлары Исламия Мәхмүтова, Рузия Мотыйгуллина туып үскән. Исламия ханымның кызлары Лилия белән Ләйсәнне дә кушсаң, кечкенә бер авыл өчен хәйран җыела. Әле бит алар үз юлларын эзләп башкалабыз Казанга чыгып киткәннәре һәм аларның дәвамчылары гына. Биредә, халык артисткасы әйтмешли, һәр ике йортның берсендә сәхнә җанлы иҗат кешесе яши.

Ә менә шундый халыкның бөтен талантын җигеп, тирә-якны дөрләтеп эшләрлек шартлары, уңайлыклары булган клуб авылга җитмәде. Ниһаять, республика программасы кысаларында авылның элеккеге клубына капиталь ремонт ясалды. Бу эшне “Строитель и К” оешмасы осталары күңел биреп, тырышлыкларын куеп башкарып чыктылар.

Төзекләндерелгән, танымаслык булып үзгәргән клубны ачу тантанасында сүз алып. Александр Никошин болай диде:

–Бик зур эш башкарып чыктык, хөрмәтле әлкилеләр. Хәзер шушы затлы итеп эшләнгән мәдәният йортында олыларга да, яшьләр һәм балаларга да ял сәгатьләрен, буш вакытларын файдалы һәм күңелле итеп үткәрү өчен күп мөмкинлекләр булдырылды. Хәзерге вакытта татарстанлылар тормышын-көнкүрешен яхшыртуга юнәлтелгән 40 лап программа эшләп килә. Аларның берсе авылларда яңа мәдәният йортлары төзү, искеләрен ремонтлау мөмкинлеге бирә. Сездән ерак түгел, Чуаш Борнаенда “Строитель и К” төзүчеләре яңа клуб бинасын күтәрделәр, тиздән аны куллануга тапшырырга тиешләр. Бер айдан анысын да ачып җибәрербез. Моннан тыш, район авылларында спорт корылмалары, мәктәпләр, китапханә, архив, хастаханә, фельдшер-акушерлык пунктлары биналары төзелә һәм яңартыла. Өйләр төзибез, юллар салабыз, суүткәргечләрне яңартабыз. Тормыш сыйфаты елдан-ел яхшыра. Сезне авылыгызда яңартылган клуб ачылу белән котлыйм!

Сүз Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павловага бирелде.

–Чын күңелемнән бүгенге шатлыклы вакыйга белән котлыйм сезне. Өч ел элек сайлауларда катнашып, безгә ышанычыгызны белдердегез. Аны аклау өчен авылларда тормыш дәрәҗәсен күтәрү юнәлешендә көчебездән килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз. Авыл – җәмгыятьнең терәге, халык традицияләрен, гореф-гадәтләрне саклаучы изге урын ул. Кече елгалар кушылып Иделгә көч биргән кебек, һәр авыл үз мәдәнияты белән яшәп халкыбызны бөек итә, –диде ул.

Авыл клубын ачу тантанасында Түбән Әлки җирлеге башлыгы Мансур Галиуллин, “Строитель и К” җәмгыяте җитәкчесе Рәшит Мөхәммәтшин чыгыш ясадылар. Ә Фәүзия Гайнетдинова авылдашлары исеменнән район һәм республика җитәкчеләренә рәхмәт әйтте. Авылның үзешчәннәре тамашачыларны һәм кунакларны сөендереп кечкенә генә концерт тәкъдим иттеләр. Сүз уңаеннан әйтеп үтик әле: Югары Әлки клубы үзенчәлекле бер сәнгать үзәге ул. Клуб мөдире – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәния Минһаҗева сәләтле, тырыш оештыручы, ул авылдашларының ял сәгатьләрен эчтәлекле, мәгънәле итү өчен зур тырышлык куя. Алга таба инде аның җитәкчелегендә үзешчәннәр тагын да уңышлырак эшләрләр.

Клуб фойесында теннис, бильярд өстәлләре урнаштырылган. Бусына бигрәк тә ир-атлар, яшьләр канәгать. Бөтен кеше дә җыр-биюгә оста булып бетми бит. Ә мондый өстәл уеннары кичләрен клубка килеп аралашу мөмкинлеге бирә. Клубта авыл китапханәсе дә эшләп тора. Кыскасы, яңартылган мәдәният йортында мөмкинлекләр җитәрлек. Аларны халыкка хезмәт иттереп, Югары Әлки тормышын тагын да җанландырып җибәрерләр дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев