Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Югары Әлморза авылында көчле боз яуган

Бу атнада һава шактый суытты. Май уртасында була торган мондый һава торышын халыкта “шомырт салкыннары” дип тә атыйлар. Берничә көн дәвам иткән яңгыры исә бик тә кирәк, җир дымга нык сусаган иде.

Ә менә Югары Әлморзада 19 майда көчле боз яуган. Ярты сәгатькә якын койгач, урам һәм бакчаларда көрәк тыгарлык боз катламы барлыкка килгән.

Юхмачы авыл җирлеге башлыгы Рамис Сәлахов әйтүенчә, халыкның чәчкән яшелчәләре, җиләкләре, карлыган һәм алмагачлары теткәләнеп беткән. Шөкер, кешеләрнең милкенә, хайван һәм кош-кортларына зыян килмәгән.

Авыл уртасыннан, язгы ташу чорындагы сыман, елга булып сулар аккан. Югарыәлморзалылар бу хәлне фото һәм видеога төшереп социаль челтәрләргә дә урнаштырды.

Авыл халкы моңарчы күрелмәгән бу табигать кыланмышы турында менә ниләр сөйләде.

Резидә Гайфуллина, мәктәп хезмәткәре:

–Ул көнне көндез мин Чиябашта идем. Анда яңгыр ява башлагач, күршебездә яшәүче Рафидә апага шылтыратып, теплица ишекләрен ябуын сорадым. Ул исә: “Кая ул, урамга чыгарлык түгел, бездә ишеп боз ява”,–ди. Башта яңгыр яуган, аннан көчле боз киткән икән. Әлморзага кайтсам, бөтен дөнья ап-ак. Бозы эре түгел, бүрттерелгән борчак зурлыгында, барысы да бертигез. Безнең өй верандасы башында ярты метр диярлек калынлыкта вак боз ята, көчле яңгыр өйгә дә үткән. Бөтен җиләкләрне, утырткан чәчәкләрне боз теткән генә. Петунияләрем бер сабакта калган. Урамда калган чиләкләр, ләгәннәр су белән тулган.

 

Люция Галимова, пенсионер:

–Бу бик хәтәр хәл булды. Чиябаш ягыннан кап-кара болыт килде дә, күк белән җир тоташкан кебек авыл боз эчендә калды.  Улым Арслан мунча ягарга кереп киткән иде, ул аннан чыга алмый, без өйдән чыгып аяк киемнәрен дә җыештыра алмадык. Яшен яшьни, ахырзаман диярсең. Боз яву туктагач бакчага чыксак, утырткан борычларым, яран гөлләрем таяк кебек бер яфраксыз басып торалар, кәбестәләр юкка чыккан. Карлыганнар чыбык кебек яфраксыз калган. Өй каршында юл аша салынган торба өстеннән язгы көчле ташулардан да катырак су шаулап ага. Җирдә бер сантиметр зурлыгындагы бозлар бар иде. Тизрәк күрше әбигә кердем хәлен белергә. Аның сараена су тулган, чебешләрен күчерүне сорады. Ярый әле бәрәңгеләр тишелеп өлгермәгән иде.

 

Айдар Нотфуллин, инвалид:

–Кап-кара бер болыт килде дә авылның зур бер өлешендә эленеп торган кебек әй яуды, әй яуды. Шөкер, кешеләргә, мал-мөлкәткә зур зыян килмәде. Сыер көтүе Юхмачы ягында иде, аларга эләкмәгән. Дөрес, ике сәгатьтән маллар кайтканда үзәнле урыннардан судан йөзеп диярлек чыктылар. Ир-ат халкы инде боз ява башлагач машиналарны одеаллар, паласлар белән капларга тырыштык, ватмасын-җимермәсен дип. Бөтен бәрәңге бакчасы ап-ак боз астында калды. Әле икенче көнне дә лапас буйларында бозлар эреп бетми ята иде. Без бик шөкер калдык инде, авылга зур зыян килмәде дип. Ә яшелчәләр әле янә утыртылыр, яз ае гына бит.

Бу көнне Апак авылында да боз яуган. Авыл җирлеге башлыгы Илһамия Әбҗаббарова әйтүенчә, төштән соң авылны болыт каплап, 10 минут чамасы  боз ишкән.

–Ул бик тиз эреп тә бетте, авыл урамнарыннан көчле ташкын булып су акты. Ярый әле, зыян-зәрәт килмәде. Яшелчәләр зарарланды дип тә зарланучы булмады,–ди җитәкче.

Инде җәй имин, матур килсен, яңгыры да вакытында яусын, давыл-гарасатлар, көчле яшеннәр булып зыян салмасын, дип телисе кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев