Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Югары Әлморза авылында министр катнашында балалар бакчасы ачылды

Бүген, 9 сентябрьдә, Югары Әлморза авылында капиталь ремонттан соң балалар бакчасы ачылды. Бөтен авыл халкы җыелган әлеге тантанада район башлыгы Александр Никошин белән Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.

Өр-яңадай төзекләндерелгән балалар бакчасына 11 сабый йөриячәк. Төзүчеләр ремонт эшләрен күңел биреп, сыйфатлы итеп башкарган. Бина бөтенләй үзгәреш кичергән – түбәсе, идән-түшәмнәре, ишек-тәрәзәләре алыштырылган. Җылылык, электр, суүткәргеч, канализация системалары яңартылган.

–Республика җитәкчелеге авыл җирендә яшәүчеләр өчен яхшы шартлар булдыруны һәрдаим кайгырта. Быел гына да районда ике дистәдән артык яңа төзелгән яисә ремонтланган бинаны ачтык. Ә бит коронавирус пандемиясе шактый катлаулы вәзгыять тә тудырды,–диде район башлыгы Александр Никошин тантанада ясаган чыгышында.

Фәрит Хәнифов та авыл халкының, әти-әниләрнең шатлыгын уртаклашты:

–Бу күркәм йортта бәхетле балалар тәрбияләнсен. Республикада бүген халыкның тормыш шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән 50 ләп программа эшли. Аларның күпчелегендә сезнең район да катнаша. Алга таба да Әлки җирендә төзелешләр кайнар, яңа объектлар калкып чыгар, булганнары төзекләндерелер. Иң мөһиме, чирләргә бирешмәгез, сәламәт һәм актив яшәгез,–диде министр.

“Алсу” балалар бакчасы мөдире Раилә Шаһиәхмәтова нәни әлморзалылар  өчен бакча бинасын шундый уңайлы шартлар тудырып төзекләндергән өчен җитәкчеләргә дә, төзүчеләргә дә рәхмәт әйтте. Мәктәп директоры Фәнүзә Нотфуллина исә бөтен авыл халкы исемннән рәхмәт сүзләре җиткерде:

–Авылыбызда яңартылган клуб, яңа ФАП янәшәсендә балалар бакчасы да заманча яңа төс алды. Бик сөнәбез шуңа,–диде.

Ә иркен, якты, җылы балалар бакчасында сабыйлар өлкәннәрне  шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап каршы алдылар. Бу йортта шат балалар авазы беркайчан тынмасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев