Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Юхмачы авылында өй янды

​​​​​​​Кичә, 8 июньдә, кичке 9 сәгать 30 минутта  янгын сүндерүчеләргә Юхмачыда өй яну турында хәбәр килә.

 

Беренче булып ут чыккан урынга Юхмачыдагы аерым пост янгын сүндерүчеләре килеп җитә. Аннан Базарлы Матактан янгын сүндерү машинасы ярдәмгә килә.

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Әлки, Спас районнарында  күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше буенча районара инспекторы Виталий Ярославлевның әйтүенә караганда, ут агач өйнең чормасында чыккан булса кирәк. Аны кешеләр күреп алганда “кызыл әтәч” бөтен түбәне ялмап алган була инде. Янгын сүндерүчеләр ут белән бик нык көрәшәләр. Әмма өй каты зыян күрә, торгызырлык хәлдә түгел, ди белгеч.

Беренчел фаразлар буенча, янгын электрүткәргечләрнең кыска ялганышы аркасында чыккан.

Өйдә 1981 елгы ялгыз ир-ат яшәгән. Ул хәзер әти-әниләре йортына күченгән.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев