Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Юхмачы авылында яшәүче Анна Минсафина "Бердәм Россия " мобиль төркеменә мөрәҗәгатен җиткерде

Сентябрьдә узачак РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлау алдыннан республикада “Көчле Татарстан-бердәм Россия” эстафетасы старт алды.

  Аның кысаларында республика буенча алты махсус автобус –мобиль җәмәгать кабул итүе пунктлары хәрәкәт итә. Волонтерлардан һәм теге яки бу өлкәдәге белгечләрдән торган төркемнәрнең авыл һәм шәһәрләрдә 435 очрашу үткәрүе күздә тотыла.

 

Юхмачыда эшләгән җәмәгать кабул итүе пунктына  беренчеләрдән булып биредәге урта гомумбелем мәктәбе директоры Петр Чулков мөрәҗәгать итте.

Мәктәптә хәзер республика программасы нигезендә ремонт эшләре бара. Әмма белем йортын төзекләндерүгә финанслар бик чикле күләмдә бирелгән. Ул акчаларга бинаны җылытып тышларга, керү ишекләрен яңартырга гына мөмкин була. Сигез авылдан 145 бала укый торган мәктәптә байтак ремонт кирәк әле. Петр Чулков алга таба мәктәп эчендә төзекләндерү эшләрен дәвам итеп булмасмы икән, дигән гозерен җиткерде.

Анна Минсафина мобиль кабул итү пунктына Юхмачының  Киров урамындагы ун йортта яшәүчеләр исеменнән мөрәҗәгать итте. Алар урамында суүткәргеч бик күптәнге икән. Авыл җирлеге җитәкчелеге ярдәме белән һәр йортка вакытлыча суүткәргечләр сузылган. Әмма басым җитмәү аркасында кайвакыт су белән өзеклекләр була. Анна Минсафина урамга суүткәргеч трасса төзеп булмасмы дигән наказын сайланачак депутатларга  калдырды.

Юхмачы мәдәният йорты директоры Эльмира Хәсәнова үзе эшли торган бина каршысыннан үтә торган автомобиль трассасына ясалма сикертмә ясатуны сорый.

–Бу юлда мәктәп янындарак сикертмәләр бар. Ә менә мәдәният йорты каршындагы өлешеннән зур-зур автомобильләр шактый кызу тизлек белән узып китәләр. Әлеге юл аша безнең ПМК поселогыннан күп балалар мәдәният йортына түгәрәкләргә йөриләр. Аларның хәвефсезлеге өчен борчылам. Тиздән мәктәптә укулар башлана. Минем кызым да беренче сыйныфка бара. Балаларның күбесенә юл аша чыгып йөрисе. Сикертмә мәсьәләсен хәл итәсе иде ди,– Эльмира Хәсәнова.

Кабул итү пункты автобусын күреп булса кирәк, олы яшьтәге берничә апа: “Монда нәрсә оештырылды соң?”–дип кызыксынып килделәр. Мобиль төркем җитәкчесе Анастасия Конотырина һәм аның ярдәмчесе Рәис Гарипов аларга сентябрьдә үтәчәк сайлаулар турында сөйләделәр, агитация материаллары тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


“Бердәм Россия” мобиль пунктына әлкилеләрнең күбесе үз авылларындагы проблемалар белән мөрәҗәгать итте
“Бердәм Россия” мобиль пунктына әлкилеләрнең күбесе үз авылларындагы проблемалар белән мөрәҗәгать итте

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев