Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: юлда яңа камералар кая урнаштырылачак?

Район авыллары эчендәге юлларны төзекләндерүгә быел 7712 мең сум акча тотылган. Бу хакта юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итү буенча район комиссиясе утырышында әйтелде.

Утырышта юллардагы вәзгыять хакында  район ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рәис Сафин бәян итте. Ул быел аварияләрнең, шулай ук анда үлүчеләр һәм зыян күрүчеләрнең артуын борчу белән билгеләп үтте.

Юлларда иминлекне тәэмин итү җәһәтеннән баш автоинспектор эшлекле тәкъдимнәр дә кертте. Шуларның берсе – район үзәгендә Нәби Дәүли исемендәге гимназия яныннан Юхмачы трассасы буенча тротуар төзү зарурлыгы. Шулай ук Алексеевск-Югары Колок автотрассасының  Юхмачы аша үткән өлешендә тизлек режимын бозу очракларын фотовидеотеркәү комплексы урнаштырырга кирәк, ди Рәис Сафин.

Комиссия рәисе Илнур Юсупов әлеге тәкъдимнәрне урынлы дип тапты һәм алга таба аларны хәл итү юлларын эзләү зарурлыгын әйтте.

Мәгълүм булганча, бу җәйдә район үзәгенең Ленин урамында җәяүлеләр бульвары төзелде. Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Равилә Вассунова әлеге урамда автомобиль хәрәкәтен туктатырга, аны җәяүлеләр өчен генә калдырырга дип тәкъдим итте. Комиссия әгъзалары моны хуплап тавыш бирделәр.

Район финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Илгиз Габидуллин юллар төзелешенә кагылышлы кайбер саннар белән таныштырып үтте. Район үзәгендә һәм башка авыллар эчендә юлларны төзекләндерүгә һәм юл билгеләре урнаштыруга быел 7712 мең сум акча тотылган. Шуның 5790 меңе район бюджетыннан бүлеп бирелгән. Ә 1700 мең сумлык эш үзара салым акчаларына башкарылган.

Муниципаль юл фондына республикадан быел 20 миллион сум акча килгән, һәм ул тулысынча эшкә тотылган (освоить). Киләсе елда бу сумма 22 миллион 400 мең сум булыр дип көтелә. Шулай ук район фондыннан һәм үзара салым средстволарыннан да юллар төзү һәм ремонтлауга күбрәк акча тоту тәгаенләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев