Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы ЗАГС бүлегендә бүген беренче пар никахлашты

Никахлашу залында бүген районның беренче пары язылышты.

  Бәхетле яшьләр – Иске Салман авылы егете Радик Сункишев һәм Байлар Сабасыннан Ләйсән Хуҗина. Алар икесе дә Казан шәһәрендәге бер заводта эшлиләр. Шунда танышып, дуслашып киткәннәр, һәм менә Радик сөйгәнен туган йортына килен итеп төшерде.

Никахлашу тантанасында яшьләрнең әти-әниләре, дуслары, туганнары катнашты. Район ЗАГС бүлеге начальнигы Энҗе Хәлиуллина Радик белән Ләйсәннең законлы никахларын теркәп, аарны ир белән хатын дип игълан итте. Бүгеннән яшьләр икесе дә Сункишев фамилиясен йөртәчәк.

Районыбызның 2019 елда төзелгән беренче гаиләсен без дә котлыйбыз, аларга бәхетле имин тормыш, тигез мәхәббәт телибез.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев