Әлки районы үзәгендә 3 ноябрьдә бәйрәм алды ярминкәсе үткәрелә
Яңалыклар

Әлки районы үзәгендә 3 ноябрьдә бәйрәм алды ярминкәсе үткәрелә

3 ноябрьдә Базарлы Матакта алда торган бәйрәмнәр уңаеннан ярминкә оештырыла.  

 Ярминкәдә төрле бөртек, фураж, көрпә, салам, печән сатылачак. Шулай ук ит, сөт, кош-корт түшкәләре, утын, агач материаллары, яңа тотылган балык, бал, бәрәңге һәм башка яшелчәләр сатуга чыгарылыр. Эшмәкәрләр мәтрүшкәле кайнар чәй, шашлык, камыр ризыклары тәкъдим итәр. Ә инде район мәдәният йорты хезмәткәрләре кинотеатр каршында күңелле бәйрәм концерты күрсәтергә җыеналар. Ярминкәгә рәхим итегез!
Әлки районының авыл җирлекләрендә җыеннар бара

 


Нет комментариев