Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы үзәгендәге шугалак кышкы сезонны тантаналы төстә башлап җибәрде

Район мәдәният йорты янындагы шугалакта кышкы сезон тантаналы төстә ачылды.

Бу шугалак берничә ел элек республика программасы нигезендә төзелгән иде. Иркен, уңайлы бозны олылар да, балалар да үз итте. Биредә төрле спорт бәйгеләре, кышкы бәйрәмнәр дә үткәрелә. Быел гыйнвар аенда монда республика Хоккей федерациясе белән берлектә искитмәле “Сәламәтлек эстафетасы” оештырылды. 
Быел кыш зыкы салкыннар белән башланды. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре бозны сыйфатлы итеп катырып та куйдылар. Шугалакта яңа сезон башлануны чын бәйрәм итеп үткәрделәр. Район мәдәният йорты һәм балалар иҗат йорты артистлары җанландырган әкият каһарманнары балаларның күңелен ачтылар, бизәлгән чыршы янында төрле уеннар оештырдылар. 
Тантанага җыелучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов сәламләде. Ул һәркемне спорт белән дус булырга, кышларын күбрәк чаңгыда, тимераякта шуарга өндәде. 
Хәер, шугалакның буш торганы юк диярлек. Кичләрен дә биредә көндезге кебек якты. Күңелле музыка яңгырап тора. Күпләр гаиләләре белән килә – әти-әниләр, балалар бергә шуа. Үзеңнең  тимераягың булмаса, янәшәдәге мәдәният йортыннан алып торырга була. “Безнең төрле үлчәмдәге 10 пар тимераягыбыз бар. Аларны шартлы гына бәягә файдалануга бирәбез. Рәхәтләнеп шусыннар гына!” – ди район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев